Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Китап бәйрәме”

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын башлап җибәрә. Бу бәйрәмдә китап укучыларны танылган язучылар, шагыйрьләр белән...

Россия Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты республикабыз районнарында "Китап бәйрәме" дип аталган әдәби-мәдәни чаралар циклын башлап җибәрә.

Бу бәйрәмдә китап укучыларны танылган язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, аларның китаплары буенча фикер алышу, автограф-сессия, төрле уеннар, яңа китаплар белән танышу һ.б кызыклы чаралар көтә.

Тәүге "китап бәйрәме" 2015 елның 25 июнь көнне Әтнә районында уздырыла.

Чарада "Салават күпере" һәм "Сәхнә" журналлары җитәкчесе, язучы Зиннур Хөсниярның, шагыйрь Ленар Шәехнең, шагыйрә Эльмира Шарифуллинаның катнашуы көтелә.

Тантана Олы Әтнә авылында, Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры бинасында 15 сәгатьтә башлана.

Керү ирекле. "Китап бәйрәме" нә рәхим итегез!

+6

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев