Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күк капусы ачылды...

Күк капусы ачылды дип, Ымсынып китеп барыш... Миннән сиңа берни калмас - Бары бер йотым сагыш. Җан керләнде, кайда калды - Күңелдән бизде аклык. Терелергә күп кирәкми - Бары бер йотым шатлык. Каты бәрелмәгез, зинһар, Акыл өйрәтү җайлы. Чабудан тартып туктатты Бары бер йотым кайгы. Җимерелде, үрелеп тә Буем җитмәгән...

Күк капусы ачылды дип,

Ымсынып китеп барыш...

Миннән сиңа берни калмас -

Бары бер йотым сагыш.

Җан керләнде, кайда калды -

Күңелдән бизде аклык.

Терелергә күп кирәкми -

Бары бер йотым шатлык.

Каты бәрелмәгез, зинһар,

Акыл өйрәтү җайлы.

Чабудан тартып туктатты

Бары бер йотым кайгы.

Җимерелде, үрелеп тә

Буем җитмәгән тәхет.

Синең белән минем ара -

Бары бер йотым бәхет.

14.06.16. Гөлүсә Батталова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев