Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күлмәкләр тектем

Өлкәннәр яза Әтнәдә күлмәкләр тектем Кадерле редакция! Сезгә бу хатны газетаны даими алдырып гомер буе укып баручы Олы Әтнәдә туып үскән Кадрия Бари кызы яза. Мин заманында Олы Әтнә промкомбинатында озак еллар тегүче булып эшләгәнлектән күп кенә Әтнә хатыннарына күлмәкләр тектем. Шуларның берсе - Хәйруллина Маһирә апай иде. Аңа да...

Өлкәннәр яза

Әтнәдә күлмәкләр тектем

Кадерле редакция! Сезгә бу хатны газетаны даими алдырып гомер буе укып баручы Олы Әтнәдә туып үскән Кадрия Бари кызы яза.

Мин заманында Олы Әтнә промкомбинатында озак еллар тегүче булып эшләгәнлектән күп кенә Әтнә хатыннарына күлмәкләр тектем. Шуларның берсе - Хәйруллина Маһирә апай иде. Аңа да тегәргә туры килде. Аның кызы Надия дә мине бик ярата иде, ул кыз баланы мин дә үз итә идем. Заманында без алар белән бик дуслар идек. Надия миңа туган апам белән икебезгә Мәскәүдән бик матур капрон яулык алып кайтып биргән иде. Ул заман өчен бик дефицит иде, без аны саклап кына сабан туйларында бәйләп кенә тоттык.

Хәзер олыгайдык, Аллага шөкер, өстебезгә кияргә дә күп, яулыкларның ниндиләре генә юк, йөрүләре дә читен. Авылның югары очына да бара алмыйм, минем бу язмам Маһирә апайга сәламем булсын. Тазалыкта, тынычлыкта балалардан кадер-хөрмәт күреп яшәргә насыйп булсын. Амиин! Уйланып утыра торгач, бер газетада укыган шигырь исемә төште. Кара көзләр җиткән, Чәчкә кырау төшкән. Яңа гына яуган кар кебек, Күңел һаман көтә, нидер өмет итә Алда әле гомер бар кебек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев