Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә концерт булмый калган

Татарда моң югалмасмы? "Әтнә таңы" гәҗитендә "12 февраль көнне район үзәгендә Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир концерты булачак" дигән игъланны укып бик куандым. Миннән бигрәк җәмәгатем шатланды. Бу җырчыларның чыгышын телевизор экраннарыннан берничә мәртәбә күреп, булса да булыр икән кешедә шулкадәр моң, дип хозурланып утырганыбыз бар иде. Ә җырчыларның чыгышын сәхнәдән...

Татарда моң югалмасмы?

"Әтнә таңы" гәҗитендә "12 февраль көнне район үзәгендә Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир концерты булачак" дигән игъланны укып бик куандым. Миннән бигрәк җәмәгатем шатланды. Бу җырчыларның чыгышын телевизор экраннарыннан берничә мәртәбә күреп, булса да булыр икән кешедә шулкадәр моң, дип хозурланып утырганыбыз бар иде. Ә җырчыларның чыгышын сәхнәдән карау бөтенләй икенче. Алып бетермәсеннәр дигән курку белән тиз генә билетлар юнәттек. Пенсияне әле генә арттырдылар, билет бәясенең 400 сум булуы да куркытмады. Пенсияне аз гына күтәреп, бәяләрнең котырып үсүенә инде без күнегеп беттек, аны гадәти хәл дип саныйбыз. Пенсионерга да рухи азык кирәк бит. Атна-ун көн буе без концерт буласы көнне түземсезләнеп көттек, һәм киенеп-ясанып 8 км ераклыктагы Әтнәгә юл тоттык. Исәбебез иртәрәк барып Әтнә халык театрының гүзәл бинасы белән дә хозурлану иде. Безне исә... дөм караңгы бина һәм каравылчы абзый каршы алды. Ул чит планета кешеләрен күргән кебек гаҗәпләнеп: "Нишләп йөрисез?" - ди. Концертка килүебезне белгәч: "30лап билет кына сатылган, аңа кем концерт куйсын!" - дип көлә.

Мин Әтнәгә Филүс Каһировның концерт белән килүе, анда да район администрациясе ярдәме белән генә халыкны концертка җыйнап булуы, ә Фирдүс Тямаевның, җырлый белмәсә дә, елга 3-4 тапкыр тулы залларда концерт бирүе турында "Татарстан яшьләре"ндә бер язган идем инде. Монысы - икенче очрак, икенче парадокс. Әллә халык чын халык җырларыннан, моң дигән күңел халәтеннән бизеп барамы? Ярар, яшьләргә хәзерге дөбер-шатыр музыка, булмаган тавышны яшерү өчен тыпырдап сикерү, ярым чишенү элементлары белән шыңшу охшасын да ди. Ә район халкы яшьләрдән генә тормый бит. Анда татар халык җырларын, халык моңын сеңдереп, радиодан һәр якшәмбе була торган ял концерларында авыл клубларында заманында еш чыгыш ясый торган Гөлсем Сөләйманова, Зифа Басырова, Рәшит Вагапов, Габдулла Рәхимкулов, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек моң чишмәләренең суын күп эчкән урта, өлкән буын да яши ләбаса! Авыр, хәерче тормышта үскән, ятимлекне татыган балалар моңлы булалар, ди торганнар иде. Чынлап та бу дөрестер, моңа тормыштан күп мисаллар китерергә була. Моң ул кешенең эчке, күңел халәте. Ул халыкта гасырлар буе формалашкан, халык җырлары, музыка аша буыннан буынга тапшырыла барган. Моңны җыр аша тапшыру гына аз, аны күңелең белән кабул итеп ала белергә дә кирәктер. Мин өлкән буынны нәкъ шундый дип күз алдына китерәм. Тик, кызганычка каршы, аларның да бер өлеше телевизордан һәр көнне күрсәтелә торган бер өер бандитның кыланмышларына, үтереш, секска мөкиббән китеп утыралардыр. Югыйсә, татарның моңлы җырчылары Фердинант Сәләхов белән Ярамир концертына килерләр иде.

Минем, олыларда моң югала бара, дип әйтәсем килми. Олыгайган саен бу хис тирәнәя генә барадыр. Ә хәзерге татар эстрадасында моң чыннан да югала бара. Җиңел тормышта үскән яшьләрдә моң бик була да алмыйдыр. Хәзерге эстрада ул акча эшләү урыны, анда тышкы форма гына кирәк, эчтәлек булмаса да ярый. Микрофон, аппаратура аша моңны биреп тә булмыйдыр, аны күкрәктән чыккан көчле, тере тавыш кына бирә аладыр.

Халкыбызга зур әдипләр, танылган артистлар, җырчылар биргән саф татар Әтнә районы халкын, бигрәк тә урта буын, олыларын мондый концертка килмәү бизәми билгеле. Ләкин бу мәсьәләдә халыкны гына гаепләп булмыйдыр. Бу концертның булачагын район халкы белеп бетерде микән? Хәзер авылларда халык аз, клубларны тутырырлык тамашачы җыеп булмый, шуңа күрә артистлар авылларда концерт куярга бик ашкынып тормыйлар. Район үзәкләренә әле киләләр. Авылларга да афишалар куелса, азрак халык белән сөйләшүләр, аңлатулар үткәрелсә, мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы транспорт юнәтеп халыкны концертка алып баруны да оештырсалар, бу зур эш булыр иде. Казанга, Изге Болгарга культпоходлар оештырганны, район үзәгенә баруны оештыру җиңелрәктер минемчә. Авылдагы җирле хуҗалар да ярдәм итми калмаслар иде.

Концерттан ләззәт алып, моңга баеп кайтасы урынга кәефсезләнеп, күңелебез төшеп кайттык. Татарда моң чишмәләре саекмас микән, дигән авыр уйлар да күңелгә килә. Алла сакласын!


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев