Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Корбан Гаете

Календарьда Корбан Гаете көнне иртәнге намаз вакыты 3 тулып 17 минутта диелгән. Район имамнары җыелышында иртәнге намазның сөннәтен шушы вакыт кергәч укыга була дип килештеләр. Иртәнге намазның фарызын исә, 4 тулгач укырга була. 5нче яртыларда Гает вәгазе укыла. Календарь буенча 4 тулып 47 минутта кояш чыга. Кояш чыгып ярты сәгатьләр...

Календарьда Корбан Гаете көнне иртәнге намаз вакыты 3 тулып 17 минутта диелгән. Район имамнары җыелышында иртәнге намазның сөннәтен шушы вакыт кергәч укыга була дип килештеләр. Иртәнге намазның фарызын исә, 4 тулгач укырга була.

5нче яртыларда Гает вәгазе укыла. Календарь буенча 4 тулып 47 минутта кояш чыга. Кояш чыгып ярты сәгатьләр узгач, Гает намазы вакыты керә - Гает намазы укыла.

Алдагы ике көн - Тәшрикъ көннәре. Ягъни, ул көннәрдә дә корбан чалырга мөмкин. Әмма иң хәерлесе - корбанны бәйрәмнең беренче көнендә чалу.

Исламда гыйлем туплау - белем алуга игътибар зур. Гадәттә 1 сентябрь көнне районыбызның күп авылларында имамнар мәктәпләргә барып укучыларны котлыйлар, мәктәпкә яңа укырга керүче нәниләрне бүләклиләр.

Көзге уңышны җыябыз - димәк, шөкер итеп, гошер сәдакасын җыеп тапшырырга вакыт. Район мөхтәсибәте аны октябрь ае башларында Казандагы, Кенәрдәге мәдрәсәләргә, ятим балалар йортларына илтеп тапшыралар. 2 сентябрьдән башлап авылларда гошер җыя башларга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев