Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә котыру авыруы

Соңгы елларда районда котыру авыруыннан зыян күргән төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде. Ул гына түгел, бу хайваннарның кешеләргә һәм йорт терлекләренә һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, алдан фаразланган диагнозлар расланды. 2015 елда шундый 2 очрак теркәлде. Котыру - табигатьтә очрый...

Соңгы елларда районда котыру авыруыннан зыян күргән төлкеләр, этләр һәм мәчеләр күбәйде. Ул гына түгел, бу хайваннарның кешеләргә һәм йорт терлекләренә һөҗүм итү очраклары да ешайды. 2014 елда районда 5 котырган төлке, 2 мәче лабораториядә тикшерелеп, алдан фаразланган диагнозлар расланды. 2015 елда шундый 2 очрак теркәлде.

Котыру - табигатьтә очрый торган нейротроп вирус авыруы. Ул вирусны безнең якта төлкеләр, этләр, мәчеләр күчерә. Ә вирус үзе кыргый хайваннарның селәгәендә, сидегендә була. Кыргый хайваннар кешеләргә һәм йорт хайваннарына һөҗүм иткәндә бу авыру селәгәй аша йога. Ә организмда вирус нервлар аркылы арка менә һәм баш миенә үтеп керә. Котыру авыруы эләккән терлекләр башта кешедән куркалар, ә икенче стадиядә параличланып үләләр. Авырту йоккан кешеләр дә нәкъ шулай итен авырыйлар, үлеме паралич аркасында була.

Этләрдә котыру авыруы күбрәк агрессив рәвештә бара. Авызыннан селәгәй ага, күз кызара,авыру срогы 6-11 көн.

Кыргый авыру хайван тешләгән очракта, кеше ул урынны 10 минут дәвамында сабынлап юарга тиеш. Шуннан яндырырга (прижигать) һәм больницага барып, прививка ясатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев