Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә күпчелек әйдәп бара

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 ноябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, сөт саву буенча Әтнә районы - беренче! Бу көнне бер баш сыердан 18,1 килограмм сөт савылды, тулай савым 122 тонна тәшкил итте. Узган елгыга +19,5 тонна һәм ай башына карата +2 тонна бу. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 10 ноябрьгә бирелгән оператив мәгълүматларына караганда, сөт саву буенча Әтнә районы - беренче! Бу көнне бер баш сыердан 18,1 килограмм сөт савылды, тулай савым 122 тонна тәшкил итте. Узган елгыга +19,5 тонна һәм ай башына карата +2 тонна бу. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек консультанты Наил Фәйзрахманов та: "Иң аз сөт савыла торган чорны уздык. Әле ул узган елгы нәтиҗә белән тигез күләмдә барды. Хәзер сыерлар күп бозаулый. Кышкы чорга күчү тәмамланды, терлек азыгы бертөрле, тиешенчә балансланган хәлдә рацион кушканча бирелә башлады. Сыерларга кардага чыгып-керү дә җайлашты", - дигән фикердә. Кыскасы, сөтнең тагын да арту мөмкинлеге бар. Сөт сатып алу бәясе дә артсамы?!

Беренче багана - хуҗалыклар, икенче - 10 ноябрьгә зачет исәбеннән саткан сөт, өченче - узган елгыдан артык яки ким

Дусым 9576 +618

Күңгәр 7321 +2129

Күшәр 17744 +3840

Ленин 19934 +1352

Таң 19940 +4640

Мәңгәр 12003 +2539

Шахтер 19145 +706

Уңыш 7526 +1232

Тукай 16749 +1623

Районда 129938 +18679

(Мәкаләне тулысы белән газетада укый аласыз).

Хәйдәр ГАРИПОВ фотосында Олы Мәңгәр фермасының савым залы оператор-селекционеры Ленар Вәлиев, савымчы Сафура Сәләхетдинова, терлекче Фәнис Әхмәтшин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев