Әтнә таңы

Әтнәдә күпләп дару алалар

Әле даруларга бәя артмаган.

Яңа елның яңа бәяләр белән килгәненә күнегеп беттек. Халык файдасына булмаганга ис тә китми кебек. Олы Әтнә авылында урнашкан 26 нчы дәүләт аптекасында эшләүчеләрнең хәлләрен беләсе иттем. 

- Ярый, Аллаһка шөкер, әле бертөрле генә эшләп яткан көн. Даруларның бәясе шул көе, даруларга заказ бирдек, бәяләр артты дип әйтмәделәр. Складлар да бәйрәмнән соң гына эшли башладылар, - ди аптека мөдире Гүзәл Җаббарова.

Реклама

Әтнәләр дару җыя, аптека саен кеше. "Күбесе салкын тигән дип алалар. Бәйрәмнән соң ашказаны авыртулары кузгалучылар бар. Кан басымы дарулары сатыла. Калганы кемгә нинди дару яза инде табиблар", - диләр аптека хезмәткәрләре. 

С.Мингатина фотосы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: