Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә күргәннәр кабатланмасын иде

Җиңүнен 70 еллыгы Миңа хәзер 88 яшь, безнең яшьлеккә бик авыр чор туры килде, сугыш башланды. Мин 6 класста укый идем. Әниебез авырта иде. 30 ноябрь көнне вафат булды, без биш кыз бала, олыбызга - 17, кечебезгә 3 яшь. Әтиебез 48 яшендә иде, ул беренче бөтендөнья сугышында хезмәт иткән. Аларга...

Җиңүнен 70 еллыгы

Миңа хәзер 88 яшь, безнең яшьлеккә бик авыр чор туры килде, сугыш башланды. Мин 6 класста укый идем. Әниебез авырта иде.

30 ноябрь көнне вафат булды, без биш кыз бала, олыбызга - 17, кечебезгә 3 яшь. Әтиебез 48 яшендә иде, ул беренче бөтендөнья сугышында хезмәт иткән. Аларга бик озак сазлыкта ятарга туры килгән . Әти шуннан йөри алмас булган, 4 ай Ленинград больницасында дәваланган. 1942 елның язында әти кабат алынды, 5 ел хезмәт бригадасында хезмәт итте. 1941 елда бәрәңгебез бик уңды, әмерхан бәрәңге иде. 1942 елда бик начар булды. Февраль аенда ук бетте, шуннан башланды инде хәлләр. Без өчәү идек, безнең кибеттә тоз саттылар, безнең арбабыз бар, шуның белән без Мари ягына йөрдек. Бади, Мәзекәү... (бүтән авыллар истә калмаган). Йорт саен кереп соранып йөрдек. Апай авыл советында секретарь булып эшләгәч, аңа ул эшләр тимәде. Әтиебез гомер буе терлекчелектә ат җигеп эшләде, хәрәмгә катышмады, тиярен генә алып кайтты. Ә тияре бик аз иде шул. Әти киткәндә безнең ике пот чамасы бодай оны бар иде, арыш оны бер дә юк. Сыер, сарык, каз-тавыклар асрадык, ничек асрый алдык икән дип аптырап йөрим, сеңелем белән басудан үлән җыйдык, басу каравылчысы атка атланып йөри иде, аннан җиргә ятып качып кала идек, ул гынамы әле, ягарына да юк бит әле аның. Көтү йөргән җирләрдән кипкән сыер тизәге җыя идек, ул вакытта авылда өч әвен бар. Аларны сакларга каравылчы куялар. Аларның уты сүнгәнче бармыйбыз, ул эскерт йолыккан чакта кулның өшүләре, кыш көне әвен сукканда салам селеккәндә кулның туңулары үлгәндә генә онытылыр инде. Ул вакытта кышлар бик салкын. Безнең бабабыз Алафузов фабрикасында мастер булып эшләгән, аның өч улы өч килене булган, ул әниебезне якын күргән, алтын алка, тегү машинасы бүләк иткән. Әнием авылдашларына ни сораса шуны тегә иде. Хезмәт хакына акча түгел, он сорады. Әниебезгә авырту тигәч, ул эшкә чыга алмады, аның өчен без чыга идек, чүп утарга, чәчү вакытында куян эзе карарга, борчак йолкырга йөрдек.

Безнең колхозда савым сыерларны җәй көне Яңа Бәрәскәгә алып китәләр иде. Монда бозаулаган сыерлар, нәсел үгезе, бозаулар кала. Без шуларны көтә идек, ул вакытта миңа - 11, сеңелемә 9 яшь иде. Колхозның чәчү орлыгы җитмәгән, без Коркачыктан 7 авыл аркылы күтәреп карабодай ташыдык, аңа эшкә яраклы бөтен кеше катнаша иде, мин дә шулар арасында идем, миңа ул вакытта - 15 яшь. 4 ел тракторда плугарь булып эшләдем. Ул вакытта башта сука, аннан чәчү машинасы бара, тәртә белән тырма тагылган. Кайсы ел икәнен хәтерләмим, колхоз бәрәңгесен кул белән утырттык, басу казырга чыгарганнар иде. Кызыл балчык булгач казый алмадык. Ул елны атлар бик күп үлде, шуның итен алып кайтып ашаучылар булды, безне әчлектән сыер белән үлән коткарды. Сыерсыз кешеләргә бик авыр булды.

Мин эшләгән тракторның радиатры бик ага иде. 2-3 җиргә су куялар, суга барганда бүре белән очраштым, сугыш туктаган көнне без басуда җир сөрә идек. Мин 14 ел клуб мөдире булып эшләдем, ул вакыттагы эшләр хәзергедән бик нык аерыла. Иң үзәккә үткән эш -халыктан заем җыю, ничек әйтергә дип куркып тора идек. Комсомол оешмасы секретаре да идем, ул вакытта комсомоллар, коммунистлар өчен партукулар бар. Аны Бәрәскәдән югары белемле кешеләр укыта иде, урып-җыю вакытларында эшкә чыгучыларны язып торырга кушалар иде. Ул елларда сайлауларны бик зур оешканлык белән үткәрделәр. Сайлаучыларны җыяр өчен, йә театр, йә концерт куя идек, чираттагы уенда олылар кайтып киткән, яшьләр генә калган иде. "Бәгъдия апай янасыз", - дип кычкырдылар, бу 1951 елның 4 гыйнвары иде. Яшьләр барып өйнең коры кысасын саклап кала алдылар, ул елны кар яумаган кырпак кына иде, бик салкын җилле көн, җил басуга исә иде.

Ул вакытта барыбызны да корчаңгы басты. Әтнә больницасында бер авылдашыбыз эшли иде, шул бет даруы алып килеп бөтен кешенең урын җиренә сибеп чыктык.

Миңа насыйп яр авылда гына булган, 1953 нче елның 20 ноябрендә өйләнештек, 4 бала үстердек: 1 малай 3 кыз бала үстердек. Алтмыш икенче елыбызны бергә яшәп ятабыз. Балаларыбыз бик тәүфыйклы булдылар, атна саен кайтып, бер атналык ризык әзерләп китәләр. Миңа 8 ел үги ана белән, 40 ел өлкәннәр белән яшәргә туры килде. Олыллларыбыз безгә риза булып киткәннәрдер, шулай булмаса без бу тормышта яши алмас идек, бөтен каралтыбызны рәткә китердек. Яшь вакытта килгән нужа уйнап көлеп тә уза, картайгачтын килгән нужа авырлык белән уза. Безнең бәхетебез картлыкка калган, без авылның иң бәхетле кешеләре. Инде еллар гына тыныч булсын, сугыш әчеләрен күрергә язмасын, без күргәннәрне балаларыбыз күрмәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев