Әтнә таңы

Әтнәдә кризиска бер караш

Әрнү Әтнәдә кризиска бер караш Өйдә яткан карт-корыга, әгәр кибеткә сирәк барса, бу чираттагы кризис үзен әллә ни сиздерми, бигрәктә авылда терлек, кош-корт асрап яшәгән кешегә. Рәүфҗан ЗАКИРОВ, Олы Мәңгәр авылы Инде килеп көнаралаш кибетләр бусагасын таптаган, бөтен ашау-эчүе шул кибетләр аша булган кешенең, кибетләрне урап кайтканда кан басымнары күтәрелеп,...

Әрнү

Әтнәдә кризиска бер караш

Өйдә яткан карт-корыга, әгәр кибеткә сирәк барса, бу чираттагы кризис үзен әллә ни сиздерми, бигрәктә авылда терлек, кош-корт асрап яшәгән кешегә.

Рәүфҗан ЗАКИРОВ,

Олы Мәңгәр авылы

Инде килеп көнаралаш кибетләр бусагасын таптаган, бөтен ашау-эчүе шул кибетләр аша булган кешенең, кибетләрне урап кайтканда кан басымнары күтәрелеп, яки кирәгеннән артык төшеп, йөрәге уйнап кайта. Кайтып, чәй эчәргә утырып, алган тәмле ризыкларының тәмен тоймыйча гына, ашый-эчә. Байтак вакытка тынычлыгын югалта. Кибет бәяләре ай үсәсен көн үсә. Карт-корының пенсиясе артканын, эшләгән кешенең хезмәт хакы күтәрелгәнен көтеп тормый. Бу хәлгә халык инде күнегеп бетте. Шулай булырга тиеш дигәнрәк итеп кабул итә башлады. Бер чиге булырмы икән бу бәя үсүләрнең? Ул чик кайчан булыр? Билгесез. Шул билгесезлек борчый да инде халыкны. Әлегә бар да яхшыга өметләнә: бер өлеше ачлык-ялангачлыкны күргән; күп өлеше болгавыр заманнарда яшәгән. Яшь буын аны-моны уйларлык хәлдә түгел. Күбесе, әти-әни, әби-бабай җилкәсендә көн күрә. Алда ни буласына алай бик кайгырып китми. Өметсез шайтан гына ди. Өметләник, җәмәгать. Сугышлар гына була күрмәсен.

Билгесезлекне уйлап, борчылып үзебезне ватмыйк. Әнә түрәләр, депутатлар борчылсын! Алар югарыдарак утыралар. Б югарыдан күбрәк күренә. Бәяләр нык үскәнгә борчыламы икән соң алар? Бик алай борчылып киткәнгә охшамаган. Әллә сиздерми генә борчылалармы? Бәяләр тагын да үсеп, безнең нәрсә дә булса сатып алу мөмкинлегебез калмаса, кая барырлар икән? Алар өчен дә борчылып куям. Һәрбер түрәнең, зур урында утырамы ул, кечкенә түрәме, азмы-күпме байлыклары бар. ул байлык, банкта булмасын, сәнәгать тармагында булмасын, күпмедер күләмдә сатып-алу челтәренә бәйле. Товар әйләнеше тукталып калса, байлык та юкка чыгачак. Бер көн эчендә булмаса да, тора-бара. Менә шуларның барысын да уйлап байлыкларын чит илгә ташый торганнардыр инде. Байлыкларын, ялгышып та, табыш бирми торган авыл хуҗалыгына яки сәнәгать тармагына тыкмыйлар. Табыш бирә торганнары инде бүленәсе бүленеп беткән. Президентларыбыз тырыша-тырыша, чит илләрдән бай инвесторлар эзлиләр, илнең экономикасын күтәрер өчен. Ә үз байларыбыз читтә ниләр генә сатып-алып бетермәделәр. Санап тормыйм, зур гәҗитләр язып, телевизор күрсәтеп тора.

Менә шушы хәлне аңлый алмыйм. Аңласам бу язмамны язып та утырмас идем. Ходай кушып язмам гәҗиттә басылса, укыганнар арасында бәлки аңлатучылар табылыр. Аларның фикерләрен беләсе иде. Гәҗитләр быел яңа депутатлар сайлыйбыз, дип язалар. Яңалары сайланырмы, искеләре калырмы, әлегә белгән юк. Бәяләр үсүгә чик куя торган депутатлар сайлансын иде дип хыялланам. Буш хыял гына булып калмаса ярар иде. Төптән уйласаң, андый депутатларны сайлау үз кулыбызда бит. Бары тик, кемне, ни өчен сайлаганыбызны ныклап уйлап сайларга гына кирәк. Кризисны туктатып, бәяләр үсүенә чик куярдай кешеләр табылырмы? Әлегә бер Ходай гына белә. Битараф булмыйк!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: