Әтнәдә – көрәш бәйгесе

Кышлау авылы мәдәният йортында " Таң" күмәк хуҗалыгы призына көрәш бәйгесе булып узды. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан " Кыш бабай" призына үткән , күчтәнәчләре белән катнашкан һәр баланы сөендергән бу бәйгенең быел вакыты азрак кына авышса да, кунаклар саны элеккедән дә күбрәк булуы аның дәрәҗәсе елдан -ел артуы турында сөйли....
Кышлау авылы мәдәният йортында " Таң" күмәк хуҗалыгы призына көрәш бәйгесе булып узды.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан " Кыш бабай" призына үткән , күчтәнәчләре белән катнашкан һәр баланы сөендергән бу бәйгенең быел вакыты азрак кына авышса да, кунаклар саны элеккедән дә күбрәк булуы аның дәрәҗәсе елдан -ел артуы турында сөйли. " Әлеге бәйге быел алтынчы мәртәбә уза. Беренче елларда анда 35 ләп бала катнашса, бүген бездә 95 бала көч сынашачак", - диде бәйгене ачып җибәреп күмәк хуҗалык рәисе Алмаз Сибагатуллин.
Дөрестән дә 1999 елгы һәм аннан да кечерәкләр арасында узган көрәш бәйгесенә үзебезнең районнан гына түгел, Арча, Биектау, Мари Иле республикасының Бәрәңге, Морки районнарыннан, хәтта Йошкар Оланың үзеннән килүчеләр дә бар иде. Катнашучыларның географиясе киңлеге үзе үк көрәш бәйгесенең ни дәрәҗәдә оешканлыгы турында сөйли.
Егетләр -егетләр инде, аларның көрәшкә тартылуы канда дисәм дә, ялгышмам. Ә менә алар арасында чәчен үреп салган кыз баланы күрү бер минем өчен генә гаҗәп булмагандыр. Йошкар Оладан Рудия Габдуллина 6 сыйныфта укый икән. Бирегә ул шәһәрнең спорт мәктәбе директоры Илдус Гарипов белән бергә килгән. Илдус абый үзе безнең яклардан, Чембулат авылында туып үскән. Рудия үз авырлыгында җиңүгә үк ирешмәсә дә, бердәнбер кыз буларак, махсус бүләккә лаек булды.
Көне буе барган бәйгенең җиңүчесе исемен көндәшләрен күпкә артта калдырган Әтнә командасы яулады. Икенче урында - Мари Иле, өченчедә арчалар, дүртенче урынга исә биектаулар калды. Күмәк хуҗалык җиңүчеләргә саллы призлар да әзерләгән, аларга берәр мең, җиде йөз һәм биш йөзәр сумлык акчалата бүләкләр тапшырылды. Командага җиңү китергән егетләрнең исемнәрен дә атап китми булмый. Менә алар: 1 урын алучылар - Айзат Филатов, Марат Гатауллин, Риназ Шакиров, Булат Фәхриев; 2 урын ияләре - Рәсим Сәләхетдинов, Азат Камалиев, Данис Самигуллин, Рүзәл Хакимов; 3 урынга лаек булучылар - Илшат Мавлиев, Наил Тазиев, Илгиз Хәкимов. Көрәш бәйгеләре җиңүчеләре арасында бу егетләрнең исемнәрен киләчәктә дә ишетербез дип өметләник.
Бәйгегә килгәндә, мондый очрашулар ешрак булсын иде. Гомумән, көрәш безнең өчен ят нәрсә түгел. " Монда килү үзе үк зур батырлык", - ди бит әнә спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да. Көрәш өчен җанын фида кылган аның кебек фанатлар булганда, мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә әзер Алмаз Сибагатуллин, Айдар Шәрипов кебек җитәкчеләр булганда чыннан да, бу спорт төренә игътибар кимүгә юл куелмас дип ышаныйк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 февраль 2021 - 09:15Хезмәтен сөеп башкарган “Пешекче” олы хөрмәткә лаек Хәзерге көндә кечкенә хезмәт хакына игътибар итмичә, үз һөнәрен яратып башкарган кешеләрне табу бик кыен.6500
-
25 февраль 2021 - 20:08Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7800
-
25 февраль 2021 - 18:00Коронавирусның өченче дулкыны булырмы? Белгечләр яз көне авыручылар саны артыр, дип фаразлый.9000
-
25 февраль 2021 - 14:50Турыдан - туры эфирны карарга чакырабыз Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс 15:00 башлана.11300
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12900
-
25 февраль 2021 - 13:00Танылган гармунчылар Әтнәдә Бүген Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең баян классында белем алучы балалар арасында "Көмеш телле гармун" дип исемләнгән конкурс була.10300
-
25 февраль 2021 - 11:40Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Соңгы вакытта без коррупциягә каршы көрәш турында күп төрле хәбәрләр ишетәбез.6300
-
25 февраль 2021 - 10:45Әтнәдә "Лыжня России - 2021" Шимбә 27 февраль көнне Әтнәдә "Лыжня России 2021" чаңгы бәйгесе узачак.12700
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!33400
-
25 февраль 2021 - 09:30"Татар кызы 2021" "Татар кызы - 2021": халык мәхәббәте номинациясе өчен тавыш бирү бара.18001
-
25 февраль 2021 - 09:02COVID-19 "Йөрәк һәм кан тамырлары" 25 февральдә Instagram да туры эфирда ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы Зөлфия Ким коронавирусның йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләрнең сәламәтлегенә ничек сугарга мөмкин икәнлеге турында сөйләячәк.10000
-
23 декабрь 2020 - 10:02Яруллина Рамина, 8 яшь
-
23 декабрь 2020 - 10:02Сираҗиева Әдилә, 7 яшь
-
22 декабрь 2020 - 14:15Василова Алия, 1 сыйныф
-
25 февраль 2021 - 14:06Әтнә сыерларын тикшерделәр «Әтнә район дәүләт ветеринария берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесенең ветеринария белгечләре тарафыннан 01.02. 24.02.2021 елга кадәр сыерлардан лейкоз һәм бруцеллезга тикшерү өчен "Уңыш" агрофирмасы " Дусым", " Ленин" исемендәге нәсел заводы һәм " Мәңгәр " хуҗалыкларында эпизоотиягә каршы чаралар үткәрелде.12900
-
22 февраль 2021 - 09:31Татарстанның он һәм икмәк пешерү предприятиеләре федераль бюджеттан 114 млн. сумнан артык субсидияләр алачак Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан белән он һәм икмәк пешерү предприятиеләренә субсидияләр бирүгә юнәлдерелгән килешү төзеде. Механизм он җитештерүчеләргә - азык-төлек бодае сатып алуга, ә икмәк пешерү сәнәгате предприятиеләренә икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре сатуга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләүне күздә тота.18300
-
26 февраль 2021 - 10:10Студентлар хәрби комиссар белән очраштыларГ . Тукай исемендге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумының актлар залында чыгарылыш төркем студентлары Арча һәм Әтнә районнары хәрби комиссары Алмаз Борһанов белән очраштылар.2400
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.49900
-
23 февраль 2021 - 15:15Дүрт кеше юл һәлакәтендә вафат булган Бүген иртән республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан.35600
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!33400
-
23 февраль 2021 - 18:55Татарстанда трассада дүрт кеше һәлак булган авариянең нечкәлекләре билгеле булды Алдан ачыкланганча, «КИА» каршы як хәрәкәт юлына чыгып, «Лада» белән капма-каршы бәрелешкән.28300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика