Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә көрәшне яраталар

Спорт Келәмдә чыныгу алган - авырлыкка сыгылмас Көрәш белән җенләнгән егетләр яши бездә. Спорт мәктәбенең көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр арасында да безнекеләр аерым урын алып тора. Безнекеләр дигәнем - Мәңгәр авылы егетләре. Араларында беренче сыйныфтан шөгыльләнүчеләре дә, әле яңа гына көрәшкә кереп баручылары да бар. Шулай булмыйни, район сабантуйларының батырлары- Ирек...

Спорт

Келәмдә чыныгу алган - авырлыкка сыгылмас

Көрәш белән җенләнгән егетләр яши бездә. Спорт мәктәбенең көрәш түгәрәгенә йөрүчеләр арасында да безнекеләр аерым урын алып тора.

Безнекеләр дигәнем - Мәңгәр авылы егетләре. Араларында беренче сыйныфтан шөгыльләнүчеләре дә, әле яңа гына көрәшкә кереп баручылары да бар. Шулай булмыйни, район сабантуйларының батырлары- Ирек Мөхәммәтшин, Фәнил Хәкимуллин, Илназ Хисматуллин, алардан яшьрәкләр арасында Илмир Сабиров, Инсаф Кәримов, тагын да яшьрәкләрдән Рәсим Сәләхетдинов, Риназ Шакиров, Айзат Филатов та - Мәңгәрдән бит. Күмәк хуҗалык ярдәме белән әле бүтән җирдә булмаганда да бездә көрәш түгәрәге гөрләп барды. Шул ук Фәнил Хәкимуллинны, Илназ Хисматуллинны минем улларым да бик яратып, чын остаз буларак зур хөрмәт белән искә алалар. Ә менә " Ашыт" мәдәният һәм спорт комплексы ачылганнан соң, көрәш яратучылар биредәге спорт мәктәбенә йөри башладылар. Алар белән биредә татар- башкорт көрәше буенча спорт мастерлыгына кандидат, юниорлар арасында 2008 елда Россия чемпионы, Татарстан призеры Азат Әхмәтгалиев шөгыльләнә.

  • Бүгенге көндә бездә даими рәвештә Күәмнән -10, Олы Әтнәдән- 10, Олы Мәңгәрдән - 8 егет шөгыльләнә. Болар беренче һәм аннан зуррак сыйныфларда укучылар. Шулай ук техникум егетләре аерым группа булып шөгыльләнә. Ә иң кечкенә көрәшчебез- Чишмәле Сап авылыннан. Айнур Миллиңановка әле 6 гына яшь. Аны әтисе алып килеп йөри. Шулай ук Рифат Фомин да Күшәр авылыннан әнисе белән килеп йөри,-ди Азат.

    Азат Әхмәтгалиев үзе дә Әтнә егете. Өченче сыйныфтан көрәш белән шөгыльләнгән ул. Тренеры Рәдиф Сәфәров булган. Казан ветакадемиясендә укыганда да көрәшне ташламаган. Нәтиҗәсе күз алдында, алдан санап киткән идем инде.

  • Көрәшкә йөрүчеләр арасында электән шөгыльләнгән Мәңгәр егетләрен аерып әйтер идем. Аларның осталыклары да, сәләтләре дә зуррак. Бик көчле егетебез- Рәсим, шулай ук сәләтле дип Риназны әйтеп китәр идем. Күәмнәр дә бик актив. Якын киләчәктә безнең район исемен республикага чыгарырдай егетләр алар дип ышанып әйтә алам. Безнең тренировкаларны килеп карап кына утыручылар да юк түгел. Миңа калса, андыйлар да кызыксынып кереп китәр кебек. Кайберләре бәлки көрәшче дә булып китмәсләр, тик менә бу түгәрәктә алынган беренчел күнекмәләр киләчәктә барыбер бер кирәк булачагына иманым камил.

Егетләр үзләре дә көрәш түгәрәгенә бик теләп йөриләр. Азат абыйлары әле күптән түгел генә Казанга , татарча көрәш буенча ярышларга да алып барып кайтты. Автобус белән ярдәм иткәне өчен монысына спорт мәктәбе коллективына рәхмәтле алар. Билгеле, мондый ярышлар кызыклы алымнары күңелгә кереп кала. Ә яшьләр мондыйны бик тиз сеңдерә. Әнә бит абыйлары да әйтеп тора, кайткач сизелә - чынлап та күргәннәрен көрәшкәндә кулланалар, ди. Азат Әхмәтгалиевне бер нәрсә борчый Келәмдә - көрәш белән мәктәптә укуны икесен бергә алып бару егетләр өчен авыррак дип саный ул. Менә шушы бәйләнешне җайлап бетерәсе бар.

  • Мәктәптә укыган чакта, укытучыларым гел әйтә иде, син көрәштә гел яхшы нәтиҗә күрсәтәсең, шулай булгач укуың да яхшы булырга тиеш дип. Тырыша идем,- ди Азат. Хәзер уку авыррак, тик мин үзем дә егетләргә әнә шуны аңлатырга тырышам. Бары ике яклап та яхшы нәтиҗәләр булганда гына үзеңне җиңүчегә санап була.

Ә бит ул хаклы. Ярышта беренчеләр мәктәптә дә калышмасын иде дә бит... Кайчакта киресенчә килеп чыга шул. Тик ни генә булмасын мондый түгәрәкләр бик кирәк дип саныйм. Үз эшенең остасы булган Азат кебек тренерлар булганда бигрәк тә. Әле бит, егетләр түгәрәккә вакытында барып җитсен, даими шөгыльләнсен өчен вакытын да, көчен дә кызганмаган, һәр укучысы өчен җанын бирергә әзер спорт мәктәбе директоры Ирек Мөхәммәтшин да бар. Әнә шундыйлар барында безнең дә балаларыбыз өчен күңелебез тыныч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев