Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә көтелмәгән хәлләр дә була

Көтелмәгән хәлләр дә була Оныгым Илназны армиягә озатып, алты ел югары уку йортында укып, дәүләт имтиханнарын бишле билгеләренә генә тапшырган иде, шуның куанычын да күрергә язсын дип теләп йөргәндә, үземә эчем авыртып шифаханәгә кереп ятарга туры килде. 75 яшемдә операция өстәленә ятармын дип башыма да килмәгән идем. Билгеле, курыктым. Аннан...

Көтелмәгән хәлләр дә була

Оныгым Илназны армиягә озатып, алты ел югары уку йортында укып, дәүләт имтиханнарын бишле билгеләренә генә тапшырган иде, шуның куанычын да күрергә язсын дип теләп йөргәндә, үземә эчем авыртып шифаханәгә кереп ятарга туры килде. 75 яшемдә операция өстәленә ятармын дип башыма да килмәгән идем. Билгеле, курыктым. Аннан соң хәзер табиблар турында ниләр генә сөйләмиләр. Үзебезнең табибларның ничек эшләгәнлекләрен белсәм дә, үз башыңа төшкәч югалып каласың икән. Озак еллар эшләгән тәҗрибәле хирург Ринат Фәлван улы Закирҗанов тыныч кына барын да аңлатты, табиб, терапевт, реаниматолог Искәндәр Галиев хирургның сүзләрен җөпләп куйгач азрак тынычландым. Ризалашмыйча башка чарам да юк иде, хәлем бик авыр иде. Аллага шөкер, табибларның тырышлыгы аркасында операция уңышлы үтте. Ун көн дигәндә терелеп өемә кайттым.

Өемә кайткач та больницадагы вакыйгаларны уйлап йөрим. Авыр вакытта ярдәм иткән кешеләр бик якын була икән ул. Көн саен кереп хәлемне белешеп, карап торган Ринат Фәлван улының аз сөйләшеп күп эшләвенә сокландым. Табибның үзен тыныч тотуы да күңелгә ышаныч өсти. Сокландым да, кызгандым да. Төн дими, көн дими больницада ул, кайтып кына китә тагын чакырып китерәләр, шулай эшләп тә тыныч калып була икән. Мондый сыйфатлар бик көчле кешеләргә генә хас. Табибларның үз эшләрен яхшы белүләре дә сокландыра. Аллага шөкер, соң чиккә җиткәч барып егылырга больницабыз бар. Табибларыбыз үзебезнең җирлектән. Йөзләре нурлы, олылап дәшәләр.

Чиста урын-җирләр, тәмле ризыклар... Авырулар терелеп өйләренә кайтсын өчен күпме кешенең тырыш хезмәте керә. Коллективның шундый бердәм булуында баш табиб Ахат Харис улының да хезмәте зур. Киләчәктә шулай эшләп торсыннар, без, өлкәннәр хәер-догада.

Җофар ВӘЛИЕВА,

Олы Әтнә авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев