Әтнә таңы

Әтнәдә кунакта - кореялылар

Безнең яшәешебез, тормышыбыз, көнкүрешебез белән танышу максатыннан Әтнәгә корея кызлары килде..

Шунысы кызык, аларның берсе - студент, икесе әле мәктәптә генә укый. Ә инде, инглиз телен дә алай оста белмәгән һәм урыс телен гомумән диярлек бел мәгән хәлдә, чит илгә аяк басулары, алай гына да түгел, татарлар белән танышырга теләп Олы Әтнәгә килүләре - вообще гаҗәпләнерлек хәл. Татар телен генә белгән хәлдә, безнең каядыр чит илгә чыгып китәргә кыюлык җитәр идеме икән? Чит илләрдә күбесе кыю йөрәклеләр бугай, оялып, тартынып тормыйлар. Шул сәбәплеме, ярдәм итүчеләре дә табыла аларга. Олы Әтнәдә аларга ярдәм кулы сузучы, гид ролен үтәүче Гөлшат Марс кызы булды. Аларны "Әтнә туган як" музее белән таныштырды, Олы Әтнә мәктәбенә алып менде. Моңа алардан да бигрәк укучылар шатланды бугай. Инглиз телендә дә, хәтта компьютердагы "перевод" аша да аңлашырга тырыштылар. Әмәлен таптылар, телефон номерларын алыштылар.

Реклама

Бу хакта мәкалә белән газетабызда таныша аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: