Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә КВН уеннарына нокта куелды (фотоларда)

Әтнә районы авыл җирлекләре арасында узган КВН уеннарына да нокта куелды. "Җәмәгать, яшерен-батырын түгел..." дигән тема астында узган КВН уеннарына районның барлык авыл җирлекләре актив катнаштылар. 23 декабрь Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә узган КВНда финалга узучылар "бил алышты". Әтнә, Бәрәскә, Кышлау, Күәм авыл җирлекләре командалары финалга "путевка" алып,...

Әтнә районы авыл җирлекләре арасында узган КВН уеннарына да нокта куелды.

"Җәмәгать, яшерен-батырын түгел..." дигән тема астында узган КВН уеннарына районның барлык авыл җирлекләре актив катнаштылар. 23 декабрь Әтнә дәүләт драма театры бинасы сәхнәсендә узган КВНда финалга узучылар "бил алышты".

Әтнә, Бәрәскә, Кышлау, Күәм авыл җирлекләре командалары финалга "путевка" алып, тамашачыларны тагын берничә елга яшәрттеләр. Молодцы, көлдерделәр дә, уйландырдылар да, җирлкләр дә халыкны борчыган мәсьәләрне дә читә калдырмадылар. Тамашачының кул чабып, уч төпләре кызышты, командалар төшергән "Әтнә pictures тәкъдим итә" видеокүренешләрне караганда көлә-көлә күзләрдән яшьләр акты.

Менә шундый кызыклы уеннардан соң Әтнә авыл җирлеге беренче урынга лаек булды. Икенче урында Күәм авыл җирлеге, өченче урында Бәрәскә авыл җирлеге команадасы. "Тамашачылар призына" Кышлау авыл җирлеге командасы лаек булды. "Иң музыкаль команда" булып күәмнәр танылды. "Иң шук команда" исеменә Әтнә авыл җирлеге командасы лаек булды.

"Команданың иң шаян кызы" булып Әтнә авыл җирлегеннән Ләйсән Дәмминова, "Команданың иң шаян егете" исеменә Кышлаудан Рәдис Хәкимов лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев