Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә КВНнар гөрли

"Тормыш - үзе кино..." Узган атнаның җомга-шимбә көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында Рәсәй киносы елына багышланган "Тормыш - үзе кино..." дип исемләнгән шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы бәйгесе башланды. Сүрия МИНГАТИНА Бәйгене җомга көнне районыбызның сәнгать мәктәбе, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, Федераль һәм республика казна бүлекләре, "Ак...

"Тормыш - үзе кино..."

Узган атнаның җомга-шимбә көннәрендә Әтнә дәүләт драма театры бинасының тамаша залында Рәсәй киносы елына багышланган "Тормыш - үзе кино..." дип исемләнгән шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы бәйгесе башланды.

Сүрия МИНГАТИНА

Бәйгене җомга көнне районыбызның сәнгать мәктәбе, Г.Тукай исемендәге авыл хуҗалыгы техникумы, Федераль һәм республика казна бүлекләре, "Ак Барс" коллективы шаяннары башлап җибәрде. Бәйге уеннарын мәртәбәле жюри әгъзалары Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Наил Сибагатов, район советының аппарат җитәкчесе Гөлнара Галяутдинова, Кышлау авылы егете, ТНВда "Без тарихта эзлебез"тапшыруларын әзерләп алып баручы, Татар лигасында КВН уйнаган Альберт Шакиров, район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов бәяләде.

- Залда алма төшәрлек тә урын юк, шыбыр кеше. Көлә-көлә арып беттек, шулкадәр яхшы уйнадылар. Баштарак сүлпән кебек иде, аннан кыздылар, берсен-берсе уздырып уйнадылар. Сәнгать мәктәбенеке азрак өстенрәк булды, профессионаллар икәнлекләрен тагын бер кат расладылар. Тик бу башка уеннар начар булды дигән сүз түгел техникум -икенче урында, казна бүлеге белән "Ак Барс" банкы - өчтә.. Эчтэлеген сөйләп тә булмый, артык мәгънә дә юк, "Ха-ха-ха" белән зал тулды. Яшьләр белән бергә олы яшьтәгеләр дә сәхнәгә чыкты, бар да тырышты, һәм без, бар нечкәлекләрне дә искә алырга тырыштык, - дип бәяләделәр жюри членнары Наил Сибагатов белән Альберт Шакиров. Беренче көнге уенчыларның уңышы мизгел эчендә таралып өлгергәндер, аахыры, шимбә көнне дә тамаша залы тулы иде. Хәер, ярата Әтнә халкы КВНнарны, үзешчәннәр уйнавын бигрәктә. Тамашачылар хөкеменә бу юлы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, социаль яклау бүлегенең "Игелек фәрештәләре" белән район электр челтәренен "Сары байлар" командаларының уеннары тәкъдим ителде. Көлдерделәр дә, елмайттылар да, сокландырдылар да уенчылар. Алда әйтеп узганча, сөйләрлеге дә юк, ләкин кызык.

"Командабыз вируслы. КВН чире йоккан. Хронический. Бу авыруга каршы гомерлек прививка ясатучылар да бар..." "Бер минут көлү бер стакан каймак ашауга тиң. 6 дан соң көлмә инде...". "Безнеңчә "Титаник" күренеше". "Багана башыннан ялкынлы кайнар сәлам", "Алда гөл, анда чәчәк, уртасында бер кактус", "Кемнәрдер барып кына киләләр, ә безнекеләр шуып менәләр, шуып төшәләр", "Туда сюда обратно, и вам и нам приятно"; Моннан тыш яңа ел алды вакыйгасы, Хәернасовның төш күреп йоклавы... кебек күренешләрләрне тамашачы яратып карады.

Жюри әгъзалары бәйгенең таләпләрен искә алып бәяләделәр. Ә алар һәр командага алдан бирелгән иде. ШТМ командасы составында 5-12 кеше катнашырга мөмкин. Аларның яше чикләнмәгән. Шарты: бер уенчы ике команда да катнаша алмый. Сәламләү бәйгесе: "Командовать парадом булу я!", Төркемнәрне кыздыру өлешендәге сораулар: "Руссо туристо. Облико морале", дип башланырга тиеш. Музыкаль бәйге "Вашу ручку, битте-дретте, Фрау мадам! Явам сейчас урок подам". Сорау-җавап: "Внимание. Родилсә нежный и лирический тост" - залдан тамашачылар биргән сорау әнә шулай башланырга тиеш иде. Өй эше:" Ну, граждане... алкоголики, хулиганы, тунеядцы! Кто хочет поработать?!"

КВН бәйгесендә катнашучылар менә шушы программа буенча чыгыш ясыйлар. Дәвамлылыгы да, иң югары балл да билгеле.

"Бәяләгәндә теманың һәрьяклап ачу, жанрлар төрлелеге, сәхнә культурасы дәрәҗәсе, башкару осталыгы, юмор хисе, катнашучыларның фикерләү үзенчәлегенә игътибар итәбез. Һәр ике команда яхшы әзерләнгән, тырышканнар, уеннар күңелле барды, тамашачы үзе дә күрде. "Игелек фәрештәләре" аз гына өстенлек белән 28,8 бал җыйдылар. Ә "Сары байлар" - 28,4..." - диде мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов.

Ә без уенчыларның тапкырлыгына, у йлап табу осталыгына, сәхнәдә үзләрен иркен тотуларына сокландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев