Әтнә таңы

Әтнәдә Кыш бабайлар парадка чыга

25 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршысында - Чыршы янында "Кыш бабайлар парады" була. Һәр оешма, һәр хуҗалык үзенең Кыш бабаен тәкъдим итәргә бурычлы; һәр Кыш бабайның керүе һәм сәхнә программасы кызыклы, үзенчәлекле булырга тиеш. Парадта катнашучылар һәрберсе бизәлгән транспорт чарасы - җигелгән ат, җиңел машина, аэрочана,...

25 декабрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры каршысында - Чыршы янында "Кыш бабайлар парады" була.

Реклама

Һәр оешма, һәр хуҗалык үзенең Кыш бабаен тәкъдим итәргә бурычлы; һәр Кыш бабайның керүе һәм сәхнә программасы кызыклы, үзенчәлекле булырга тиеш. Парадта катнашучылар һәрберсе бизәлгән транспорт чарасы - җигелгән ат, җиңел машина, аэрочана, чаңгы-чана... белән килә.

"Парадта катнашучыларның җыелу урыны - Әтнә авыл җирлеге яны, Күәм чаты. Яңа ел чыршысы ачылышына багышланган әлеге парадның шартнамәсен, максатларын, бурычларын күрсәтеп оешмаларга, күмәк хуҗалыкларга җибәрдек", - ди мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Хәйретдинов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: