Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә - "Кышкы каникуллар"

19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республика юлларында әнә шул исем астында профилактик операция башланып китә. Әлге чара каникул көннәрендә балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында уздырыла. 2016 елның 11 аенда республика юлларында балалар катнашында 561 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 12 бала үлгән, 590 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул...

19 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр республика юлларында әнә шул исем астында профилактик операция башланып китә. Әлге чара каникул көннәрендә балалар катнашында юл - транспорт һәлакәтләрен булдырмау максатында уздырыла.

2016 елның 11 аенда республика юлларында балалар катнашында 561 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 12 бала үлгән, 590 бала тән җәрәхәтләре алган. Шул ук вакытта җәяүле балалар катнашында 287 юл һәлакәте теркәлеп, аларда 3 бала үлгән, 291 бала тән җәрәхәтләре алган.

" Операция барышында балаларны махсус утыргычлардңа йөртүгә, шулай ук аларның киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булуга зур игътибар биреләчәк. Җәяүле балалар да игътибар үзәгендә булачак, - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Рамил Гәрәев. Каникул әти - әниләр өчен бик җаваплы чор. Балаларыгызны урамга чыгарып җибәргәндә берүк юл кагыйдәләре турында да искә төшерергә онытмагыз. Кичке якта киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булсын, юлларда карап йөрсеннәр. Ун яшькә кадәр баланы юлга берүзен генә чыгара күрмәгез. Ул бары тик янында өлкән кеше булганда гына урамга чыгарга тиеш".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев