Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кышкы манзара

Кышның соңгы ае да узып бара. Быел кыш әллә ничегрәк, бер караганда җебетә, яңгырлары, җепшек карлары күренсә, икенче көнне шартлаган суык. Кисәк буран котыра, кояш та каядыр качып йөри. Уйлап утырам да, хәйран калам: кешелек җәмгыяте белән табигать бер-берсенә шулкадәр тәңгәл килгән ки, без табигать балалары, дип юкка гына әйтмиләрдер....

Кышның соңгы ае да узып бара. Быел кыш әллә ничегрәк, бер караганда җебетә, яңгырлары, җепшек карлары күренсә, икенче көнне шартлаган суык.
Кисәк буран котыра, кояш та каядыр качып йөри. Уйлап утырам да, хәйран калам: кешелек җәмгыяте белән табигать бер-берсенә шулкадәр тәңгәл килгән ки, без табигать балалары, дип юкка гына әйтмиләрдер. Дөньяның әле бер, әле икенче почмагында сугыш, террор нәтиҗәсендә бер гаепсез кешеләр кы­рыла, табигать тә калышмыйм дигән­дәй, үзенең мәкерле эшен эшли: кар бу­раннарында, тау­дан төшкән кар көрт­ләре астында, бозлавык юллардагы аварияләр, су басулар нәтиҗәсендә күпме кешенең гомере өзелә. Һава басымының кинәт үзгәреп торуы да йөрәк өянәкле кешеләрне сагалап тора. Бәлки, табигать кешеләрнең кылган кара гамәлләре өчен бездән үч аладыр? Шулайдыр, элек табигать мондый түгел иде кебек. Бөек Тукай да: "Җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява", - дигән бит. Бала вакытларымны искә төшерәм. Кыш көне авыл урамнарында ат чанасы белән генә үтәрлек юл. Өйләрнең түбәләреннән сыртлап өелгән кар көртләре. Таулар балалар тавышыннан тынып тормый. Кич белән, өйгә кайткач, астына салган киез итек эчендәге тыгызланган кар белән күшеккән аякларны чыгара алмый интегәбез, бозланып каткан бияләйләр, телогрейкалар мич башына оча. Борыннардан акса да, без канәгать. Класс, мәктәп күләмендә үткәрелгән чаңгы ярыш­лары сабантуйны хәтерләтә. Беренче килгән укучының борыны югары, ул мәктәп героена әверелә. Кичләрен авыл яшьләре дә ат чанасы белән таудан шуып рәхәт чигә. Их, шул вакытларга бер генә көнгә кайтып килергә!
Хәзерге авыл урамнарында, ниш­ләптер, кар аз. Тыз-быз машиналар чаба. Атлар да, аяк астында каткан ат тизәкләре дә юк. Кыш буе ерак басулардан атлар белән печән, салам ташулар инде тарихта гына калды. Авылда хәзер бер-ике генә ат бар. Тауда чаңгы юллары юк. Чана өстерәп тауга ашыккан бала-чага да күренми. Балалар атнага бер-ике сәгать кенә чаңгы кияләр. Анысы да физкультура дәресләрендә укытучы мәҗбүр иткәнгә генә. Кечерәк балалар чана урынына пластмассадан ясалган нәрсәне өстерәп йөри...
Ләкин кыш кыш инде ул. Мин аны бо­рын­нарны чеметерлек салкыннары, усал, дәһшәтле бураннары, тәрәзә каршына килгән кызылтүшләре, пес­нәк­ләре, агачларда калган балан, ми­ләшләрне, көтүләре белән пырылдап килеп, юк итүче кош­лары, сафлыгы, аклыгы, чисталыгы өчен яратам. Кыш аеруча агач-куак­ларны, ут чыбыкларын бәс каплаганда матур. Катырак кычкырсаң - кар өстеңә коелыр кебек. Бу манзараны, тәрәзә пыя­ласына суык бабай төшергән бизәкләрне бер генә рәссам да иҗат итә алмас кебек. Аның һавасы да үзенә бертөрле, ул синең үпкәләреңә бәлзәм кебек агылып керә, кәефне күтәрә, сихәтләндерә. Бу могҗизаны күрә алмаган көньяк кешеләрен мин бераз кызганам да кебек.
Хайваннарыңа бирер­гә азыгың, ашарыңа ризыгың булса, авыл кешесенә кыш ул җәннәт.Шәһәр кешесе кебек ул җәйге матурлыкны күрә алмый, чөнки аның бөтен вакыты эш белән уза. Газга, электрга бәяләр туктаусыз артып торса да, ул: "Аллага шөкер, газ бар, утын әзерлисе, күмер артыннан чабасы юк," - дип куана. Бәяләр артуга анда инде иммунитет барлыкка килгәндер, чөнки ул чит ил кешеләре кебек, ризасызлык белдереп, урамга чыгуны күз алдына да китерә алмый. Гасырлар буена изелеп яшәү үз эшен эшләгән, күрәсең...
Ләкин тормыш авырлыклары кышкы табигать матурлыгын тоныкландыра алмый. Кыш кырыс булса да, аның матурлыгын күрә белергә кирәк. Моның өчен үзеңнең табигать баласы икәнлегеңне онытмаска, табигатькә якынрак булу кирәктер
"Зима! Крестьянин торжествуя…» - дип, моннан ике гасыр элек А.С.Пушкин язган шигъри юллар бүгенге авыл кешеләре өчен язылган кебек яңгырый.
Кыш узып бара. Аның матурлыгы белән хозурланып калыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев