Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кызлар сугышкан

Район авылларының берсендә мәдәният йортында барган дискотека барышында ике хатын - кыз арасында низаг килеп чыга. Кызлар бер - берсенең чәченә ябышып, мөнәсәбәт ачыклыйлар. Нәтиҗәдә - берсенең курткасы ертыла, тән җәрәхәтләре дә алалар. Әлеге эш буенча тикшерү эше бара. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, өйдән яисә тиешле вакыттан тыш кибетләрдә,...

Район авылларының берсендә мәдәният йортында барган дискотека барышында ике хатын - кыз арасында низаг килеп чыга. Кызлар бер - берсенең чәченә ябышып, мөнәсәбәт ачыклыйлар. Нәтиҗәдә - берсенең курткасы ертыла, тән җәрәхәтләре дә алалар. Әлеге эш буенча тикшерү эше бара.

Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, өйдән яисә тиешле вакыттан тыш кибетләрдә, шул ук вакытта балигъ булмаганнарга да, аракы сату очракларын ачыклау буенча да төрле чаралар күрелә. Участок вәкилләре җитәкчесе Фәнис Низамиев сүзләренә караганда, хәзер мондый очраклар турында Эчке эшләр бүлегенә аноним рәвештә шалтыратып хәбәр итәргә дә мөмкин. Моның өчен бары 2 - 15- 75 телефонына шалтыратырга кирәк. Эчүчелек кебек яман чиргә карата бергәләп көрәшик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев