Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кызлар учетка бастырылган

Татарстанда агымдагы елның 8 аенда яшүсмерләр тарафыннан кылынган 117 җинаять эше теркәлгән. Алар алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан. Республика эчке эшләр министрлыгы тарафыннан төнлә алкогольле, составында спирт булган эчемлекләр сатуны , шул исәптән яшүсмерләргә дә, тыюны оештыру буенча төрле чаралар оештырыла. Бу уңайдан, 8 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр, сату нокталарын...

Татарстанда агымдагы елның 8 аенда яшүсмерләр тарафыннан кылынган 117 җинаять эше теркәлгән. Алар алкоголь куллану нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Республика эчке эшләр министрлыгы тарафыннан төнлә алкогольле, составында спирт булган эчемлекләр сатуны , шул исәптән яшүсмерләргә дә, тыюны оештыру буенча төрле чаралар оештырыла. Бу уңайдан, 8 сентябрьдән 31 октябрьгә кадәр, сату нокталарын тикшерү буенча операция башланып китә. Операциянең максаты - яшүсмерләрне спиртлы эчемлекләр куллануга тарту, шулай ук алар катнашында административ хокук бозу һәм җинаять эшләү фактларына юл куймау .

Балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Дамир Һадиев белән шул хакта сөйләшәбез.

- Районда яшүсмерләр арасында спиртлы эчемлекләр куллану кебек ямьсез күренеш белән бәйле җинаятьләр теркәлмәсә дә , уйланырлык фактлар юк түгел. Бездә җәмәгать урынында сыра эчү сәбапле ике балигъ булмаган яшүсмер исәптә тора. Узган ел берсе теркәлгән иде, тагын берсе быел. Шунысы кызганыч, алар икесе дә кызлар. Димәк, киләчәктә әни буласы кешеләр. Вакытында үзләренә нәтиҗәләр ясарлар дип өметләнәсе килә. 2016 елның беренче яртыеллыгында барысы 4 яшүсмергә спиртлы эчемлекләр кулланган өчен протокол төзелде. Аларның өчесе авыл хуҗалыгы техникумына чит районнан укырга килүчеләр.

Җәй көне төнге вакытта урамда йөрергә яраткан 12 балигъ булмаган яшүсмернең әти- әнисенә протокол төзелде.Бу балалар мәнфагатьләрен яклауга нигезләнеп кабул ителгән 71 санлы законга нигезләнеп башкарыла. Инде каникуллар бетеп, укулар башланды. Укучылар да, әти-әниләр дә белеп торсыннар. 18 яшькә кадәр укучыларга кичке сәгать 22.00 дән соң урамда йөрергә ярамый. Бары янәшәдә якын туганнары - әти-әнисе, әби- бабайсы, бертуган абый- апалары булса гына. Искәрмә - сыйныф җитәкчесе яисә тренер.

Балаларын тиешенчә карамаган өчен 10 әти-әни дә безнең тарафтан учетка алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев