Әтнәдә кызыклы очрашу

Кызыклы очрашу Кадерле укучыбыз, бәлки синең дә балачакның җәйге каникуллары Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагере белән бәйледер әле. Әйдәгез әле бергәләп бераз хәтергә бирелик. Балачакта үзем дә "Чулпан" лагерендә берничә тапкыр ял иттем. Әле күптән түгел генә булгандай хәтерлим, җәйге каникуллар башлану белән күңел шушы лагерьга ашкына иде. Урманга керү...
Кызыклы очрашу
Кадерле укучыбыз, бәлки синең дә балачакның җәйге каникуллары Каенсар урманында урнашкан "Чулпан" лагере белән бәйледер әле.
Әйдәгез әле бергәләп бераз хәтергә бирелик. Балачакта үзем дә "Чулпан" лагерендә берничә тапкыр ял иттем. Әле күптән түгел генә булгандай хәтерлим, җәйге каникуллар башлану белән күңел шушы лагерьга ашкына иде. Урманга керү белән биткә салкынча, чиста һава килеп бәрелә. Лагерьга килеп керүгә әйдаманнар елмаеп каршы ала . Алар безне узләре белән, ял итәргә килгән башка балалар белән таныштырып , дуслаштырып, бергәләп төрле уен-чаралар үткәрделәр. Строй белән тезеп, төрле-төрле җырлар җырлап ашханәгә ашарга юнәлүләр дә хәтердә, ашханәгә килеп кергәнче үк тәмле аш исләре борыннарны кытыклый башлый иде. Әйдаманнарны бигрәк тә яратып, аларга соклана идек. Башта: "Безгә ничек түзәләр икән, алар икәү, ә без бит дистәләгән бала" - дигән уйлар да туа иде.
Еллар узып, педагогия көллиятендә укый башлагач үзем дә шушы лагерьга әйдаман булып кайтып төштем. Хәзер инде белдем, безнең әйдаманнарга безнең белән бер дә җайлы булмаган икән. Ничек кенә авырга туры килсә дә, "Чулпан" лагеренда ял иткән һәм әйдаман булып йөргән көннәрем һаман да сагындыра.
Узган атнаны "Чулпан" лагерена безне- бер төркем редакция хезмәткәрләрен балалар белән очрашуга чакырдылар. Андагы әйдаман вазифасын башкаручы Арча педогогия көллияте студентларын күргәч, үземнең шулар кебек чакларым искә төште. Кайбер балалар танып та алдылар үземне. Очрашудан соң ашханәгә кереп Фирая апа пешергән төрле тәм-томнардан авыз итеп киттек, эх, тәмле дә ашый инде лагерьда ял итүче балалар!
Яңа гына кабат "Чулпан" га төшеп мендем . Бирегә шушы лагерьга нигез салучы, аны ачуга үзеннән бик зур өлеш керткән Наил абый Сабиров балалар белән очрашуга килгән иде. Кайчандыр туган мәктәбемдә пионервожатый, соңрак педагог оештыручы булып эшләгән Хәлимә апа Закирова да кунак булып килгән. Балалар үзләренең талантларын күрсәтеп, концерт номерлары белән очрашуга бәйле кичәне башлап җибәрделәр. Күренеп тора, әйдаманнар тырышканнар, барысын да бик җитди кабул итеп, чын күңелдән оештырганнар. Очрашу барышында Наил абый балаларны лагерь тарихы белән таныштырып үтте. Хәлимә апа да үзенең истәлекләре белән уртаклашты. Бик күп еллар балалар өчен хезмәт иткән, җәйге ялны оештыруның үрнәге булып торган, тирә - як районнарга бердәнбер булган лагерьны булдырган өчен, вакытын һәм көчен кызганмый, булсын дип тырышкан өчен биредә хәзер ял итүчеләр генә түгел, ничәмә - ничә инде хәзер урта яшьтә булган өлкәнрәкләр дә рәхмәтле Наил абыйга. Картлык көннәре тынычлыкта һәм тигезлектә узсын.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
4 июль 2022 - 11:30Белгеч киләсе елда отпуск алу өчен финанс ягыннан отышлы айларны атады Киләсе елда отпуск алу өчен август һәм октябрь айлары финанс ягыннан отышлы булачак.3500
-
4 июль 2022 - 10:36Театр артисты гаиләсендә зур шатлык Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар драма театры артисты гаиләсендә зур шатлык.8500
-
4 июль 2022 - 09:27В Канашском транспортно-энергетическом техникуме состоялось вручение дипломов выпускникам 2021-2022 учебного года Представители АО «Транснефть - Прикамье» приняли участие в церемонии вручения дипломов выпускникам Канашского транспортно-энергетического техникума – одного из корпоративных образовательных центров компании.5900
-
4 июль 2022 - 09:18Имтихан тотканнан ким булмады Нәрсә дисәм дә, үземне шушы урында, шушы сәхнәдә, шушы кешеләр арасында таба алганыма рәхмәт әйтәсе килә Аллаһыма.7803
-
3 июль 2022 - 14:12Калыргамы, китәргәме? Элегрәк “вакытында югары белем алу – иң мөһиме” дигән фикер бар иде.14500
-
3 июль 2022 - 12:07138 белгеч чыга Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында да диплом тапшыру тантанасы узды.10100
-
3 июль 2022 - 10:11«Без каршы» 26 июнь – наркоманлык һәм наркотикларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне булды.8200
-
3 июль 2022 - 08:05Балалар ялы дәвам итә Балалар сәнгать мәктәбенең «Нур» вокал ансамбле белән «Ал чәчәк» бию коллективы «Сәләт»кә китә.9500
-
2 июль 2022 - 16:38Сатып алган кыярның әчелеген ничек бетереп була? Кибеттә яки базарда сатып алган кыяр әче булса, моны хәл итүнең берничә ысулы бар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.17400
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24600
-
2 июль 2022 - 12:14Нәтиҗәләр билгеле Бу атнада чыгарылыш сыйныф укучылары кулларына өлгереш аттестатлары алсалар да, кайбер фәннәрдән Бердәм Дәүләт Имтиханнары нәтиҗәләре әлегә кадәр билгеле түгел.16600
-
1 июль 2022 - 09:03Алда – олы тормыш юлы
-
30 июнь 2022 - 11:34“Чулпан” ял һәм сәламәтләндерү лагере: бик нык үзгәрә
-
30 июнь 2022 - 11:001 июнь
-
2 июль 2022 - 10:12Татарстан сөте һаман арта Республика авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек министрлыгының 27 июньгә биргән мәгълүматларына караганда, көнлек тулай савым 4342,4 тонна тәшкил итте.10200
-
29 июнь 2022 - 12:11Путин авыл хуҗалыгы хайваннарын мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды РФ Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы һәм төрле хезмәтләрдә кулланыла торган хайванарны мәҗбүри маркировкалау турындагы законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында урнаштырылган.19300
-
29 июнь 2022 - 10:15Исегезгә төшереп үтәбез"Әтнә таңы" газетасына II яртыеллыкка язылганнар арасында бүләкләр уйнатыла.50500
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.98500
-
1 июль 2022 - 17:15Чираттагы куанычлы хәбәр 2022 елның икенче яртыеллыгына язылу чоры көтелмәгән «сюрприз»ларга бай булды дисәк тә, ялгыш булмастыр.25800
-
2 июль 2022 - 14:20Өч алтын медаль Район буенча чыгарылыш 11 сыйныф укучылары арасында өч алтын медальгә ия булучылар бар.24600
-
1 июль 2022 - 11:04Алда – олы тормыш юлы Олы Әтнә урта мәктәбендә чираттагы тантаналы чара узды – мәктәпне тәмамлап олы юлга аяк басучы 4 кыз һәм 4 егеткә аттестат тапшырдылар.24400
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әтнә таңы
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77-73818 от 12 октября 2018 года.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Мухамедзянова Гульнар Равилевна
Адрес редакции: 422750, Республика Татарстан, с. Большая Атня, ул. Советская, д.37
Телефон редакции: 8 (84369) 2-11-33; 2-11-34; 2-11-32.
Для сообщений о фактах коррупции atnatani@maiil.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика