Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә кызыклы очрашу узды

Эссе җәйләр үтеп китте. Әмма балаларның көтеп алган сентябрь ае матур килмәде. Беренче яңгырларга куансак та , күпкә китте. Ә көзнең үз яме дә бар. Эсседә саргайган үләннәр яшәреп китсә дә, агачлар алтынсу төскә төренде. Көз ае бәйрәмнәргә бай ай - Белем бәйрәме, Өлкәннәр көне, Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне, Укытучылар...

Эссе җәйләр үтеп китте. Әмма балаларның көтеп алган сентябрь ае матур килмәде. Беренче яңгырларга куансак та , күпкә китте. Ә көзнең үз яме дә бар. Эсседә саргайган үләннәр яшәреп китсә дә, агачлар алтынсу төскә төренде. Көз ае бәйрәмнәргә бай ай - Белем бәйрәме, Өлкәннәр көне, Авыл хуҗалыгы эшчәннәре көне, Укытучылар көне. Менә шушы бәйрәмнәрне берләштереп, Яңа Җөлби башлангыч мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Алтын көз" бәйрәмен үткәрделәр. Бәйрәмгә әти 0- әниләр, әбиләр дә килгән иде. Бәйрәм ис китмәле үтте. Балалар сары - алтын яфраклардан сыйныфны , үзләре үстергән уңыш белән өстәлләрне бизәгәннәр. Кабак - ташкабак елмаеп тора, суган, кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге - кызыксынып карадык. Үз бакчаларында үскән попугай һәм тюллень формасындагы бәрәңгеләрне шушы сыйныфта укучы Мөслимә Гарипова алып килгән. Әнисе белән бергәләшеп нәкъ үз төсләренә буяганнар, бәрәңге дә димәссең. Кунакларда бәйрәмгә буш кул белән килмәгән, тәмле - тәмле пироглар, тортлар пешереп алып килгәннәр. Балалар һәр темага багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырладылар. Укытучы апалары Гөлсинә "табышмак - уен" әзерләгән. Тукаебызга, аның биографиясенә багышланган сораулар, шигырьләрен күмәк сөйләп очколар җыйнадылар.Җиңүчеләр бүләкләнде.Әни - әбиләр дә уенга катнаштылар.Уен тәмамлангач, чәй өстәле янында сыйланып, шушы бәйрәмне матур, эчтәлекле итеп оештырган укытучы апалары Гөлсинәгә, балаларга зур рәхмәтләр әйтеп таралыштык. Көне дә тырышты, кояшлы һәм матур булды. Каен агачлары алтынга төренгәннәр. Көзләр дә, кышлар да тыныч үтсен, балаларыбыз шат күңел белән яшәсеннәр. Илебезнең күге тыныч булсын.

Люция Әүхәди, Яңа Җөлби авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев