Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – “Көз бәйрәме”

Туган ягыбызда алтын көз идарә иткән беркөнне, 14 октябрьдә, Күлле Киме мәдәният йортында "Көз бәйрәме"үткәрергә уйладык. Бәйрәмебез күрке булган көзге уңышлардан күргәзмә ясадык. Кичәбез җыр- бию, бәйгеләр белән аралашып барды. Төп темабыз кабак булганлыктан сораулар һәм җаваплар, фикер алышулар шул турыда барды. Башваткыч уенында да сынатмады кунакларыбыз, актив булдылар. Соңыннан...

Туган ягыбызда алтын көз идарә иткән беркөнне, 14 октябрьдә, Күлле Киме мәдәният йортында "Көз бәйрәме"үткәрергә уйладык.

Бәйрәмебез күрке булган көзге уңышлардан күргәзмә ясадык. Кичәбез җыр- бию, бәйгеләр белән аралашып барды.

Төп темабыз кабак булганлыктан сораулар һәм җаваплар, фикер алышулар шул турыда барды. Башваткыч уенында да сынатмады кунакларыбыз, актив булдылар.

Соңыннан үзләре алып килгән күчтәнәчләр һәм кабак бәлеше белән чәй эчтек.Бәйрәмне оештыруда катнашкан хезмәттәшләремә,җырчыбыз Флюрага зур рәхмәтемне белдерәм. Менә шулай бергәләп яшик, авылдашлар!

Чулпан СӘЛӘХОВА,

Күлле Киме мәдәният йорты директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев