Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә "Көзге бал" үтте

Бар да канәгать калды Олы Мәңгәр мәдәният йортында бәйрәм көннәрендә «Көзге бал» булып узды. Пыскак яңгырлар туктап, кышка әзерләнгән бер мәлдә уздырыла торган, җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап үткән мондый бәйрәм һәркемгә таныш. Электән шулай дип аталса да, соңгы вакытта аны мәктәпләрдә «Уңыш» бәйрәме буларак...

Бар да канәгать калды

Олы Мәңгәр мәдәният йортында бәйрәм көннәрендә «Көзге бал» булып узды.

Пыскак яңгырлар туктап, кышка әзерләнгән бер мәлдә уздырыла торган, җәен көч куеп үстереп, көзен җыеп алган мул уңышка багышлап үткән мондый бәйрәм һәркемгә таныш. Электән шулай дип аталса да, соңгы вакытта аны мәктәпләрдә «Уңыш» бәйрәме буларак билгеләп үтәләр.

Мәдәният йортының фойесында бу уңайдан көзге муллыкны билгеләгән яшелчәләрдән, җиләк- җимештән үзенчәлекле экспозиция ясалган. Бәйрәм рухын тагын да күтәреп, тирә-якка җыр - моң агыла.

Бәйрәмне мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова ачып җибәреп, кунакларны котлап үтте, аларга үзенең матур теләкләрен җиткерде. Шунда ук яшьләр арасында ике команда әзерләнде. Алар үзара төрле спорт ярышларында көч сынашты. Дүрт кешедән торган командадагы егет-кызлар кыршау эчендә дә йөгерделәр, таяк та тартыштылар, фойе буйлап " чаңгы" да да элдерттеләр. Зур, иркен зал шау-гөр килеп торды. Командалар арасындагы ярышны Надия апа Равзетдинова җитәкчелегендә жюри бәяләде. Бәйге җыр-моң белән үрелеп барды. Авылыбызның моңлы җырчылары Гөлүзә Сираҗиева, Гөлсинә Шакирова, Мөнир Мәрдәнов, халык театры режиссеры Илнур Шакиров үзләренең чыгышлары белән бәйрәмгә тагын да ямь өстәделәр. Арчадан кечкенә кунагыбыз Данил исә кунакларга үзенең шигырен бүләк итте. Бәйрәм соңы барлык катнашучыларга да истәлек бүләкләре тапшырылды. Бирегә килгән һәркем үзенә бары уңай кичерешләр генә алды, дисәм, ялгышмам. Чараны оештыручыларга киләчәктә дә эшләрендә уңышлар теләп каласы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев