Әтнәдә - "Көзге ярминкә"
Көз җитү белән мәктәпләрдә җәй буе бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимешләр белән "Көзге ярминкә" оештыру матур бер традиция булып кереп китте. Шул нигездә бу бәйрәм шушы көннәрдә Олы Әтнә мәктәбендә дә уздырылды. Мәктәп спортзалына килеп керү белән халык шау-шу килеп гөрләп тора иде. Ярминкәдә укучылар гына түгел , әти-әниләр дә сатып алырга...
Көз җитү белән мәктәпләрдә җәй буе бакчаларда үстерелгән яшелчә-җимешләр белән "Көзге ярминкә" оештыру матур бер традиция булып кереп китте.
Шул нигездә бу бәйрәм шушы көннәрдә Олы Әтнә мәктәбендә дә уздырылды.
Мәктәп спортзалына килеп керү белән халык шау-шу килеп гөрләп тора иде. Ярминкәдә укучылар гына түгел , әти-әниләр дә сатып алырга килгәннәр. Быел һәр сыйныф үзенә аерым бер исем белән катнашты, кемнәрдер- "БИО КИНГ", ә кемдер -"Чиновниклар" һ.б. Төрле исемнәр күзгә чагылды.
Менә шулай итеп мәктәп укчылары, укытучылар һәм дә башкалар күңел ачып, файдалы гамәл кылдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев