Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: Ларисада кунакта

Хинкали Камыр өчен : 300 миллилитр су, Кирәгенчә тоз, 1 килограмм он.


Эчлек өчен:
500 грамм сыер ите,
2 баш суган,
Кинза (минеке петрушка),
Тоз, борыч.
Итне, суганны, пет­рушканы иттарткычтан тартабыз, кушабыз кайнаган су, ит үзенә күпме ала шуның кадәр (мин шулпа куштым), тоз, борыч.
Онны савытка салып, тау шикелле өябез, эченә чокыр ясап су салабыз, тоз-камыр ясыйбыз һәм хинкалилар ясыйбыз.
Тозлы кайнар суга салып 13-15 минут пешереп алабыз, җайлап кына алып өстенә төелгән кара борыч сибеп бирәбез.


Нарат күркәсеннән варенье

Нарат, чыршы арасында һавасы да икенче, суларга рәхәт...
Нарат күркәсе җыеп
ях­­шылап юабыз да, эмалиро­ванный кәс­трүл­дә кайна­та­быз. 1 кило нарат куркәсе, 2 кило шикәр комы,
200 миллилитр су,
Талгын утта 2 сәгать кай­на­табыз. Кайнар килеш бан­каларга тутырабыз.
Сал­кын тиеп йөткергәндә, имму­нитет ныгытырга шәп дару бу дусларым.
Күп ярамый  2 яки 3 бал кашык кы­на, үзе бик тәмле...

Бисквитлы торт
5 йомырка, 200 грамм ши­кәр комы, 200 грамм он, камыр көпшәкләндергеч (разрыхлитель) 1 чәй кашыгы өймичә, ванилин  1 чәй кашыгы.
Крем өчен: 1 стакан 33 % «сливки», 3 аш кашыгы «сахарная пудра».
Бизәү өчен мин кара җиләк кайнатмасы да кулландым.
50 минут пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев