Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә “Ленин” башлап җибәрде

Урак-2016 Әтнәдә "Ленин" башлап җибәрде Үз гомерендә һәркемгә, бер генә мәртәбә булса да, бу хозурлыкны күрергә насыйп булсын. Җәйрәп яткан 170 гектарлы басуга 8 комбайн кереп китте. Сүрия МИНГАТИНА Республикабызның кайбер районнары уракка берничө көн элек тотынганнар иде. Әле безнекеләр соңрак чыгар, дип йөргәндә Ленин исемендәге хуҗалыкның борчакка тотынасы мәгълүм...

Урак-2016

Әтнәдә "Ленин" башлап җибәрде

Үз гомерендә һәркемгә, бер генә мәртәбә булса да, бу хозурлыкны күрергә насыйп булсын. Җәйрәп яткан 170 гектарлы басуга 8 комбайн кереп китте.

Сүрия МИНГАТИНА

Республикабызның кайбер районнары уракка берничө көн элек тотынганнар иде. Әле безнекеләр соңрак чыгар, дип йөргәндә Ленин исемендәге хуҗалыкның борчакка тотынасы мәгълүм булды. Аллага тапшырып, безнекеләр дә быелгы уракны башлый дигән сүз бу. Ә "Ленин" һәрвакыт үзенчә эш итә. Монда бар да Аллаһы Тәгаләнең фатихасы белән башланып китә. Дога укып чәчүне башлыйлар һәм дога укып төгәллиләр. Бәлки фәнчә түгелдер, тик намус кушканча. Үзләренчә! Мондагы бердәмлек, бергәлек тә сокландыра. Комбайннарны да үзләре ватылмаслык итеп төзәтәләр, урып-җыю чорында ватылып ятулар юк биредә. "Машиналык акча эшләп алабыз без, ничек ватылып ятасың, аннан соң ояты ни тора", - берничә ел элек комбайнчыларның әйткән шушы сүзләре әле дә истә һәм аның үзгәрмәгәненә ышанам. Аллага шөкер, комбайнчылары да, ярдәмчеләре дә үзләренеке, читтән килгән бер кеше юк, димәк ышанычлы.

Дүшәмбе көнне 16 сәгать 30 минутта хуҗалыкның бар техникасы диярлек, 10 комбайнның 8е ( 6сы-чит илнеке, яңа кайткан ике "Полессе"нең җыйгычы юк әлегә) 4 пресс, әллә ничә машина, янгын сүндерү машинасы да шунда һәм әллә ничә комбайнер-механизатор, шофер, барлык җаваплы җитәкчеләр борчак басуында иде.

Комбайннарның бер рәткә тезелеп басуга баруларын күрү генә ни тора, парад диярсең.

"Быел аерым мулла чакырып тормадык, үзем укыдым, барлык комбайнерлар дога укый беләләр, барысы да белгән догаларын укып, ниятләп утырдылар комбайнга. Аллага тапшырып, тотынып карадык. Борчакның дымлылыгы югарырак азрак - 15,5. Җиле бар, кояшы бар, кузгатыла әле, 14,5кә төшәр дип өметләнәбез. Һәр комбайн ике бункер ала бүген, иртәгә көн бар, аннан яңгырлар күрсәтә. Шуңа кадәр борчакны алып бетерергә исәплибез, Алла боерса", - ди хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы Хәйруллин.

Борчакның уңышы узган елгыдан кимрәк булыр, дип исәпли ул. "Без башлыйбыз, әле калганнар өлгергәнен көтә, димәк аларның уңышы күбрәк. Алай дисәң, районда борчакны беренче булып без чәчтек, беренче булып чыгабыз. Ничек булса да бәрәкәте булсын", - дип өстәп куя. Елдагыча борчак басуына "Нью Холланд" комбайны белән беренче булып хуҗалыкның алдынгы комбайнчысы Таһир Сафин керде.

"Аңа ышанабыз, аягы да җинел, тәҗрибәсе дә күп", -диләр. Ул бер гектар җирдәге уңышны җыйнап, "контроль үлчәү" алыр өчен туктады. Бар да дулкынланып машина килеп җиткәнен көткән мизгелне дә күрдек. Бәрәкәтен дә күрергә насыйп булсын. Хуҗалыкта сенаж салу дәвам итә, анысы да соңгы мәйданнарда башкарыла. Уңышын һәрвакыттагыча тыйнак кына итеп "уртача", дип бәялиләр. Шул уртача уңыш белән ел дәвамында республикада билгеле алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев