Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә үлгән бозау иясез... әлегә!

"Дусым" хуҗалыгының Яңа Бәрәскә авылы тирәсендә бозау үләксәсе ята, дип хәбәр иттеләр. Кемнең бозавы юкка чыкты икән, дип борчылучылар да булды. Иясе генә табылмады. "Хуҗалыкныкы түгелме икән,"- дидек. "Безнең "Дусым" хуҗалыгының бар бозаулары да исән, юкка чыкканы юк, шулай да барып карап кайттык. Безнеке түгел. Җәй көне үләксәне җир өстендә...

"Дусым" хуҗалыгының Яңа Бәрәскә авылы тирәсендә бозау үләксәсе ята, дип хәбәр иттеләр. Кемнең бозавы юкка чыкты икән, дип борчылучылар да булды. Иясе генә табылмады. "Хуҗалыкныкы түгелме икән,"- дидек.

"Безнең "Дусым" хуҗалыгының бар бозаулары да исән, юкка чыкканы юк, шулай да барып карап кайттык. Безнеке түгел. Җәй көне үләксәне җир өстендә яткыру дөрес булмас дип, үләт базына илтеп ташладык, үләксә яткан урынны казып эшкәрттек. Бер елны сыер үләксәсе ята, хуҗалык ни карый, дип газеталарга яздылар безне, анысын да күмгән идек, соңыннан иясе табылды сыерның, шәхси хуҗалыкныкы булып чыкты. Монысының да иясе чыга инде аның, аз гына вакыт үтү кирәк", - дип җавап бирде "Дусым" хуҗалыгы директоры Ленар Сәмигуллин.

Җәмәгать, бозау тавык түгел, тавык саны да югалмый. Ваемсызланмыйк әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев