Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Әлифба бәйрәме

Без беренчеләр Күптән түгел без укытучы апабыз Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы белән берлектә әти-әниләребезне чакырып "Без-беренчеләр!" дип исемләнгән кичә үткәрдек. Белем дөньясына аяк басуыбызга әле санаулы гына көннәр узды. Без инде яраткан әлифбабыз белән саубуллаштык. Бу кичәдә без нәрсәләр өйрәнгәнебезне күрсәтергә тырыштык. Әлифба безне хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәтте....

Без беренчеләр Күптән түгел без укытучы апабыз Таҗиева Алсу Нигъмәтҗан кызы белән берлектә әти-әниләребезне чакырып "Без-беренчеләр!" дип исемләнгән кичә үткәрдек. Белем дөньясына аяк басуыбызга әле санаулы гына көннәр узды. Без инде яраткан әлифбабыз белән саубуллаштык. Бу кичәдә без нәрсәләр өйрәнгәнебезне күрсәтергә тырыштык. Әлифба безне хәрефләрдән сүзләр, сүзләрдән җөмләләр төзергә өйрәтте. Без кичәдә шигырьләр сөйләдек, җырлар җырладык, биедек, саннардан мисаллар, табышмаклар чиштек. Әти- әниләребез безгә үзләренеҗ теләкләрен җиткерделәр. Кичә барыбызга да бик ошады. Без сыйныфта дус, тату һәм бер-беребезне яратабыз. Безнең мәктәпкә барасы гына килеп тора, мәктәп тормышы безгә бик ошый. Хәкимова Азалия, Комыргуҗа авылы мәктәбенең 1 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев