Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өлкән буынга аерым хөрмәт

Рәхмәтләрнең Сезгә олысы... Октябрь аеның кызыклы бер үзенчәлеге бар. Хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез бәйрәменә кешелек дөньясында иң күркәм һөнәрләрнең берсе булган укытучыларыбыз көне ялганып китә. Менә шушы ике бәйрәм уңаеннан Олы Әтнә урта мәктәбендә лаеклы ялда булган өлкән буын укытучыларның күңелләрен күреп, бик матур очрашу кичәсе оештырылды. Кайчандыр иңне-иңгә куеп...

Рәхмәтләрнең Сезгә олысы...

Октябрь аеның кызыклы бер үзенчәлеге бар. Хөрмәткә лаек булган өлкәннәребез бәйрәменә кешелек дөньясында иң күркәм һөнәрләрнең берсе булган укытучыларыбыз көне ялганып китә.

Менә шушы ике бәйрәм уңаеннан Олы Әтнә урта мәктәбендә лаеклы ялда булган өлкән буын укытучыларның күңелләрен күреп, бик матур очрашу кичәсе оештырылды.

Кайчандыр иңне-иңгә куеп балаларга белем биргән, заманага лаек гра жданнар тәрбияләүгә кулларыннан килгәнчә көч куйган сабыр, миһербанлы, кече күңелле бу һөнәр ияләре әлеге кичәдә үзләре дә нарасый баладай эчкерсез, самими иделәр. Һәрхәлдә, якын туганнардай кочаклашып күрешүләре, йөзләрендәге бетмәс- төкәнмәс шатлык хисләре әнә шул хакта сөйләде.

Мәктәпнең укучылары белән берлектә укытучылар коллективы тырышлыгы белән әзерләнгән бу гүзәл чарада район советы рәисе урынбасары Айрат Каюмов, Бөтендөнья Татар конгресы башкарма комитеты рәисе, Татарстан республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров һәм мәгариф бүлеге вәкиле Рамил Шәйхиев та катнашты. Бәйрәмне ачып җибәреп , мәктәп директоры Гөлүсә Рәхимҗанова кунакларны шушы икеләтә бәйрәм белән котлап узды һәм иң ихлас теләкләрен җиткерде. " Без һәрвакыт сезнең киңәшләрегезгә мохтаҗ, бергә яшик, бергә булыйк",- диде ул. Айрат Фәнил улы Каюмовның " Мәгариф системасы бар, ул эшли , һәм бүгенге мәгариф системасында Сезнең урыныгыз түрдән. Исән-сау булып, балаларыгызның игелеген күреп һәм инде мәктәп белән дә элемтәләрегезне өзмичә, безнең арада озак еллар яшәсәгез иде". - дигән сүзләре өлкән укытучылар күңеленә аерым бер җылылык бөркеде. Казан кунагы Ринат Закиров исә үз чыгышында укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, татар телен укыту, милли тәрбия бирү мәсьәләләренә аерым басым ясап үтте. " Милләтебезнең 75 проценты Татарстаннан читтә яши. Кайда гына яшәсәләр дә, татарларыбыз үзебезнең милли традицияләребезгә тугры калалар.Әнә шундый , милләтебезгә тугры булган, аның традицияләрен саклап яши белгән балалар тәрбияләү- безнең төп бурычыбыз",- диде ул.

Өлкән буын вәкилләреннән Кәрам Хәсбиуллин, Сания Шәйхиеваның чыгышларын да зур игътибар белән кабул итте кунаклар. Мәктәпнең алыштыргысыз җитәкчесе, зур хәрефтән мөгаллим булган Илсур Шакир улы Дәминовны бер минут тынлык белән искә алып үттеләр . Аның якты истәлегенә багышлап мәктәп коллективы әзерләгән презентацияне караганда залда утыручыларның күпләренең күзләрендә яшь бөртекләре иде.

Ә инде бәйрәмнең укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары белән бәйләнеп баруы кичәне тагын да җанландырды. Бу урында мәктәп китапханәчесе Розалия Хөсәенованың тырышлыгын, бәйрәмне тиешле югарылыкта алып баруын да искәртми мөмкин түгел. Фаил Сәфәров, Гөлчәчәк Әхмадуллина, Рамазан Сәләхетдинов кебек яшьләрнең чыгышы белән беррәттән өлкән буын вәкиле Ләлә Нур кызы Фәйзрахманованың җырлы сәләме дә көчле алкышларга күмелде.

Бер җылы сүз, бер җылы караш... Өлкәннәргә күп тә кирәкми кебек. Әнә шуны онытмасак иде. Олы Әтнә мәктәбендә нәкъ менә шуңа йөз тотканнар, һәм ялгышмаганнар да.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев