Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өлкән укытучыларның күңеле булган

"Олы Мәңгәр төп мәктәбендә Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме уңаеннан бик матур кичә оештырылды. Әлеге кичәгә без, өлкән укытучыларны да кунак итеп чакырдылар. " Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән чарада безнең каршыбызда укучылар чыгыш ясады, бәйрәм белән тәбрикләде. Соңыннан бар укытучылар бергәләп чәй табыны янында бәйрәмне дәвам...

"Олы Мәңгәр төп мәктәбендә Өлкәннәр көне һәм Укытучылар бәйрәме уңаеннан бик матур кичә оештырылды. Әлеге кичәгә без, өлкән укытучыларны да кунак итеп чакырдылар. " Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән чарада безнең каршыбызда укучылар чыгыш ясады, бәйрәм белән тәбрикләде. Соңыннан бар укытучылар бергәләп чәй табыны янында бәйрәмне дәвам иттек. Безне искә алып, теләкләребезне аяк астына салмыйча шундый чара оештырган мәктәп директоры Ленар Гариповка зур рәхмәтләребезне юллыйбыз. Яшь кенә булса да, кешелекле булуы, өлкәннәрне хөрмәт итүе өчен иң изге теләкләр телисебез килә аңа. Исән - сау эшләсен, эшендә уңышлар юлдаш булсын" , - дип хәбәр итә безгә ветеран укытучылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев