Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр

Ә күңелләр һаман яшь әле... Җиһаныбызда көзнең икенче ае патшалык итә. Октябрь башы илебездә инде ничәнче ел өлкәннәр көне буларак бәйрәм ителә. Әтнә өлкәннәре дә елдагыча бу көнне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт драма театры бинасына чакырулы иде. Бәйрәм алдыннан аларның һәркайсына элек хезмәт иткән оешмаларыннан, читтән кайтучыларына исә авыл җирлеге...

Ә күңелләр һаман яшь әле...

Җиһаныбызда көзнең икенче ае патшалык итә. Октябрь башы илебездә инде ничәнче ел өлкәннәр көне буларак бәйрәм ителә.

Әтнә өлкәннәре дә елдагыча бу көнне Габдулла Тукай исемендәге дәүләт драма театры бинасына чакырулы иде. Бәйрәм алдыннан аларның һәркайсына элек хезмәт иткән оешмаларыннан, читтән кайтучыларына исә авыл җирлеге тарафыннан тутырылган күчтәнәч пакетлар өләшенде. Өлкәннәребез бик авыр заманнарны, ачлык- ялангычлыкны күреп үз җилкәләре аша үткәрсәләр дә, бүгенге көннән бик канәгать. Гомумән, күпчелек өлкәннәребезгә зарлану бөтенләй дә хас түгел. Тик шуңа да карамастан, яшьрәкләрдән котлаулар кабул итү, җылы сүз, хөрмәт хисләре бик тансык аларга.

Театр бинасының фойесында кунаклар өчен кайнар чәй, коймак, тәм-томнар белән мул өстәл әзерләнгән иде. Килүчеләрне социаль яклау үзәге кызлары якты чырай белән каршы алып, сый- хөрмәт күрсәттеләр. Чәй табынынан соң хөрмәткә лаек затларны район советы рәисе урынбасары Айрат Фәнил улы Каюмов бәйрәм белән котлап үтте.

- Сез бар гомерегезне районыбызга , республикага , илебезгә багышлаган кешеләр. Кайда гына эшләсәгез дә тырыш хезмәтегез белән туган илгә хезмәт иттегез. Шуңа да нинди генә рәхмәтләр әйтсәк тә, аз булыр сыман. Авырмагыз, сәламәт булыгыз. Киләсе елларда да шулай очрашырга насыйп булсын, - диде ул. Район социаль яклау үзәге җитәкчесе Әминә Галиева да өлкәннәребезне бәйрәм белән котлап,үзенең иң ихлас, җылы рәхмәт хисләрен җиткерде.

Бөйрәм район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән ретро- концерт белән дәвам итте. Ерак яшьлекләренә алып кайткан җыр-моңнарны кунаклар чын күңелдән бирелеп, яратып тыңлады.

Өлкәннәр көне уңаеннан мондый бәйрәм чаралары һәр авыл җирлегендә үткәрелде. Билгеле булганча, өлкәннәрне хөрмәтләү ун көн буена дәвам итәчәк. Бу көннәрдә өлкәннәр катнашында төрле чаралар, очрашулар оештырылачак. Тик шунысы да бар, аларга карата хөрмәтле караш бары бу ункөнлек кысаларында гына түгел, һәрдаим булсын иде. Юкка гына, олыласаң олыны, олыларлар үзеңне диелмәгән бит халык мәкалендә. Шуны онытмасак иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев