Әтнәдәге махсус рейд нәтиҗәләре күңелле түгел
махсус рейд 9-12 июль көннәрне эчке эшләр министрлыгының Әтнә бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше буенча махсус рейд ясалды. Бу чорда барысы 45 административ протокол төзегәннәр. Шуның 15е - участок инспекторлары өлеше. Ике йөртүче спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткәндә тоткарланган. Тизлекне тиешледән арттырган 10 йөртүчегә дә...
махсус рейд
9-12 июль көннәрне эчке эшләр министрлыгының Әтнә бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләре үтәлеше буенча махсус рейд ясалды.
Бу чорда барысы 45 административ протокол төзегәннәр. Шуның 15е - участок инспекторлары өлеше. Ике йөртүче спиртлы эчемлек кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткәндә тоткарланган. Тизлекне тиешледән арттырган 10 йөртүчегә дә административ җавап тотарга туры киләчәк. Шул ук чорда 11 транспортта куркынычсызлык каешын эләктермәүләре ачыкланган.
Элекке мәкаләләрнең берсендә ЮХИДИ статистикасына таянып: "Машина тәрәзәләрен каралтып йөрүчеләр сизелерлек кимеде", дип язган идек. Райондашлар бу статистиканы төзәтергә ашыгалармы, бу көннәрдә тонировканы артык кулланган 5 машина ачыкланган. Һаман язуга карамастан, штрафны үз вакытында түләмәүчеләр дә кимеми. Шундый 2 кешене тоткарлаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев