Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә махсус режим

Агымдагы елның 11 мартында Казан шәһәренең «Адмирал» сәүдә комплексында чыккан янгын 17 кешенең үлеменә китерде. Тагын 45 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Моннан тыш, шушы елның 26 мартына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, янгын белән бәйле хәлләр Татарстанда узган елның шушы чорына караганда күпкә куркынычрак. Бу саннарда да ачык күренә. Быел янгын...

Агымдагы елның 11 мартында Казан шәһәренең "Адмирал" сәүдә комплексында чыккан янгын 17 кешенең үлеменә китерде. Тагын 45 кеше авыр тән җәрәхәтләре алды. Моннан тыш, шушы елның 26 мартына алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, янгын белән бәйле хәлләр Татарстанда узган елның шушы чорына караганда күпкә куркынычрак. Бу саннарда да ачык күренә. Быел янгын вакытында 78 кеше, шул исәптән 6 бала, һәлак булган. Бу узган елның шул чорыннан 22 кешегә артык. 110 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган, монысы да узган елгыдан 44 очракка күбрәк. Шушы уңайдан, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сафин менә нәрсәләр сөйләде: - Янгын белән бәйле шушындый катлаулы хәл туу сәбапле Татарстан министрлар кабинеты указы белән март аеннан республикада янгынга каршы махсус режим игълан ителде. Ел фасылы буларак яз өчен төп проблемаларның берсе булып - чүп-чар һәм үлән яндыру тора. Моның белән бәйле рәвештә: - учаклар яндыру, коры үлән, чүп-чарга, калдыкларга ут төртү катгый тыела. Урманнарда тәмәке тартудан һәм шулай ук учак яндырудан сак булыгыз. Урман янгыннарын булдырмау максатыннан табигатькә чыгудан тыелып торыгыз. Һәр йорт, торак бина янында су белән тулы мичкә булдырыгыз, янгын сүндергечләр булса да ярый. Янгынга каршы махсус режим вакытында тиешле таләпләр үтәлмәгән очракта аерым гражданнарга ике меңнән дүрт меңгә кадәр, вазыфаи затларга - 15 меңнән 30 меңгә кадәр, юридик затларга 400 меңнән 500 меңгә кадәр административ штрафлар каралган. Янгын белән шаярырга ярамый. Моны онытмасак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев