Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә махсус режим кертелде

Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты указы белән 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Указ нәрсәне үз эченә ала...

Яңа ел бәйрәме чаралары вакытында гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, физик һәм юридик затлар мөлкәтенең, дәүләт һәм муниципаль мөлкәтнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстан Республикасы Президенты указы белән 2013 елның 15 декабреннән 2014 елның 1 февраленә кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә.

Указ нәрсәне үз эченә ала ?

Күзәтчелек бүлеге хезмәткәре Артур Рәхмәтуллин ачыклык кертә:

- Махсус режим чорында сәнәгать, транспорт, ягулык-энергетика объектлары чикләреннән 1000 метрга кадәр булган арада һәм торак-коммуналь хуҗалыгы, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күпләп җыелган урыннардан 300 метрга кадәр арада пиротехник әйберләр куллану тыела. Җирле үзидарә органнары исемлеккә кертелмәгән өстәмә объектларны билгели ала. Шулай ук алар төнлә гражданнарның тынычлыгын саклауны, үз карарлары белән пиротехник әйберләр куллану урыннарының янгын сүндерү чаралары белән җиһазланган булуын контрольдә тотарга да тиешләр.

Указны үтәү максатыннан районыбыз башлыгы Габделәхәт Хәкимов агымдагы елның 10 декабрендә 41нче карарын кабул итте. Әлеге карар нигезендә пиротехник әйберләр куллану урыны билгеләнде. Ул - Тукай авыл хуҗалыгы техникумы янындагы, Бәдри Җиһаншин урамы башындагы мәйданчык. Һәм бу мәйданчык кардан чистартылып, янгын сүндерү кирәк-яраклары белән тәэмин ителергә тиеш. Ә тәртипне Биектау полициясенең Әтнә бүлекчәсе хезмәткәрләре саклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев