Әтнә таңы

Әтнә районы

Җәмгыять

Әтнәдә мал табиблары бәйрәм итте

31 август - ветеринария көне. Бу уңайдан Әтнәдә мал табибларын җыеп махсус җыелыш уздырдылар, соңрак бәйрәм иттеләр. - Бездә яхшы эш нәтиҗәләре белән сөендереп, тырышып эшләүчеләр байтак, - ди ветстанция җитәкчесе Рөстәм Хашимов. Җыелышта Дәүләт ветеринария идарәсе начальнигының беренче урынбасары Айрат Гәрәев катнашты һәм кайбер мал табибларын бүләкләп узды. Нәтиҗәле...

31 август - ветеринария көне. Бу уңайдан Әтнәдә мал табибларын җыеп махсус җыелыш уздырдылар, соңрак бәйрәм иттеләр.

- Бездә яхшы эш нәтиҗәләре белән сөендереп, тырышып эшләүчеләр байтак, - ди ветстанция җитәкчесе Рөстәм Хашимов.

Җыелышта Дәүләт ветеринария идарәсе начальнигының беренче урынбасары Айрат Гәрәев катнашты һәм кайбер мал табибларын бүләкләп узды. Нәтиҗәле хезмәтләре өчен оешма начальнигы урынбасары Гомәр Хакимҗанов, ветсанэксперт Елена Йосыпова, элекке участок мал табибы Илнур Мөхәммәтшин мактау грамоталарына лаек булдылар.

Шунысы куанычлы, бәйрәмгә ветераннарны, хуҗалыкларда эшләүче мал табибларын да чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев