Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә – Мамадыш “юлчы”лары

Кышлау авылына Мамадышның юл төзү оешмасы бригадасы килә дип хәбәр иттеләр.

Тигез асфальт юлдан Кышлауга элдерттек. Ә авылга борылгач, җиңел машинабызны сизелерлек дәрәҗәдә "авызлыкларга" туры килде. Беренчедән, авыл эчендә чабарга ярамый. Икенчедән, асфальт юлның тишек-тошыкларын вак таш белән күмгән урыннар шактый булып чыкты - теләсәң дә кызу барырлык түгел. Менә шушы юлдагы асфальт өстенә икенче катны җәяләр, имеш.

...Автобус белән Мамадыш "юлчы"лары килеп төште. Автобустан төшүгә үк прораб Сергей Саппаров юл белән таныша да башлады.

- Бригадада 28 кеше эшли, озакка сузмабыз дип уйлыйм. Шушы 2-3 көндә тәмамларбыз да, мөгаен, - диде.

Әйтүенчә, бу "Татавтодор" аша эшләнә, ә юлның озынлыгы 830 метр тәшкил итә, моннан тыш, авыл җирлеге каршындагы мәйданчык та асфальтланачак.

- Күләме генә бик аз, - ди прораб.

- Оператор Ришат Мөстәкыймов һәм машинист Наил Абдуллин асфальт җәю технологиясе белән таныштырдылар. Мини-погрузчикта эшләүче Антон Голланов балчыклы урыннарын кырдыра. Бочкалы суы да булган "КамАЗ" белән Максим Бабиков себереп чыга. Шуннан Арчадан сумалалы эмульсия алып кайтып сиптерәләр. Өстенә икенче кат асфальт җәяләр. Бер уйлаганда технологиясе бик катлаулы да түгел, ни дисәң дә егетләр тырыш, эшчән. Югарыда санаганнардан тыш, 3 каток, 6 "Вольво" йөк машинасы, "КДМ"нары бар.

- Эшчеләр килү белән тирә-юньне күзли башладылар. Авылның "Бик кызык исем" йөртүенә гаҗәпләнүчеләр дә булды. Автобус шоферы Тәлгать Сәхәбиевне, ни өчендер, Мари Иленә кадәр күпме ара булуы кызыксындырды.- Әтнәгә беренче тапкыр килдем. Шуңа игътибар иттем - монда юллар бик әйбәт, - диде. Ә мин исә: "Начар юл күрәсегез килсә, нәкъ менә Марига барырга кирәк тә инде", дип уйлап куйдым.

Озак еллар буе юлсыз юл аша пычрак, кар ерып йөргән халкыңны яхшы асфальттан аерма инде, Ходам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев