Әтнәдә машина 10 яшьлек баланы бәрдергән
10 яшьлек баланы бәрдергән Олы Әтнә авылының Шиһабетдин Мәрҗани урамында бала катнашында юл һәлакәте булды. Юл аркылы чыккан вакыттыа 10 яшьлек баланы машина бәрдерде. Бала тән җәрәхәтләре алып, больницага озатылды. "Бүгенге көндә әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара. Җәйге каникул чоры, балалар күп очракта үзләре генә. Шуңа күрә әти-әниләргә...
10 яшьлек баланы бәрдергән
Олы Әтнә авылының Шиһабетдин Мәрҗани урамында бала катнашында юл һәлакәте булды. Юл аркылы чыккан вакыттыа 10 яшьлек баланы машина бәрдерде. Бала тән җәрәхәтләре алып, больницага озатылды. "Бүгенге көндә әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эшләре бара. Җәйге каникул чоры, балалар күп очракта үзләре генә. Шуңа күрә әти-әниләргә кисәтеп әйтәсе килә. Балаларга тагын бер кабат юл йөрү кагыйдәләре буенча исләренә төшереп узсагыз иде", - ди ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторы Фәнил Муллагалиев. Моннан тыш, районыбыз юлларында машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, техника белән идарә итүче тоткарланып, суд карары нигезендә ул өч көн ирегеннән мәхрүм ителгән. Шулай ук баланы утыргычсыз йөрткән өчен бер протокол төзелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев