Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә машина дамба астына мәтәлгән

Узган атна ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан районда ике юл һәлакәте теркәлгән. Беренчесендә Бәрәзә авылы янында " КИА- Спектра" машинасы тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә дамба астына мәтәлгән. Җитмәсә, машина йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган да булган. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган. Шулай ук Күшәр Әтнә юлында да бер машина һәләкате...

Узган атна ахырында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан районда ике юл һәлакәте теркәлгән. Беренчесендә Бәрәзә авылы янында " КИА- Спектра" машинасы тиешле тизлекне сакламау нәтиҗәсендә дамба астына мәтәлгән. Җитмәсә, машина йөртүче спиртлы эчемлекләр кулланган да булган. Нәтиҗәдә ул тән җәрәхәтләре алып, хастаханәгә озатылган. Шулай ук Күшәр Әтнә юлында да бер машина һәләкате теркәлгән. Ансында тән җәрәхәте алучылар юк, әмма машинага зыян килгән. ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рифат Нурмехамәтов шулай ук җәяүлеләргә яктылык кайтарткыч элементлар турында онытмаска киңәш итә. Торак пунктыннан читтә урнашкан юллардан барганда әлеге элемент булмаган очракта 500 сум күләмендә штраф каралган дип кисәтә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев