Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә машина яна башлаган

Әтнәдә нинди төтен ул дип мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Янгын сүнлерү машиналары да тыз-быз чабышты. Коммуналь хуҗалыкның чүп ташучы машинасы барган көйгә төтенли башлый. "Кала тау" бинасы тирәсендә шоферы Фәнис Шәрипов күреп ала. Бу вакытта "Мирас" кызлары шланга белән чәчәкләргә су сибеп йөргән булалар. Янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәләр. Алар...

Әтнәдә нинди төтен ул дип мөрәҗәгать итүчеләр күп булды. Янгын сүнлерү машиналары да тыз-быз чабышты.

Коммуналь хуҗалыкның чүп ташучы машинасы барган көйгә төтенли башлый. "Кала тау" бинасы тирәсендә шоферы Фәнис Шәрипов күреп ала. Бу вакытта "Мирас" кызлары шланга белән чәчәкләргә су сибеп йөргән булалар. Янгын сүндерү бүлегенә хәбәр итәләр.

Алар килгәнче Фәнис кызлардан шланга алып машинасына су сиптерә башлый.

"Ничә мәртәбә әйтәбез инде, чүп савытына тәмәке төпчеге ыргытмагыз, башта сүндерегез дип. Әнә шул чүп контейнерындагы сүнеп бетмәгән тәмәке төпчегеннән янгын чыга. Төпчек машина барган көйгә көчәеп, ут каба. Сүндердек. Машинага артык зыян килмәде үзе. Хәтәр аяк астында, дибез. Беләбез, тик кагыйдәләр үтәлми. Әле ярый Фәнис күреп алган. Күрмәсә зурга китә иде",- ди коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Сәфәров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев