Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мәдәният хезмәткәрләре кунак-кунак уйный

Театр сәнгатендә сезон ачылуга ияләнгән инде без, ә мәдәният хезмәткәрләренең сезон ачканына сәерсенебрәк карыйбыз, ничек инде сезон, минут туктаганнары юк бит эшләүдән, аеруча авыл мәдәният хезмәткәрләренең ял күргәннәре юк. Шулай да менә бу сүзне кулланганнар әле. Хэерле булсын! Менә шулай итеп районыбызның Ары ягы - Каенсар, Әйшияз, Түбән Көек, Ю....

Театр сәнгатендә сезон ачылуга ияләнгән инде без, ә мәдәният хезмәткәрләренең сезон ачканына сәерсенебрәк карыйбыз, ничек инде сезон, минут туктаганнары юк бит эшләүдән, аеруча авыл мәдәният хезмәткәрләренең ял күргәннәре юк. Шулай да менә бу сүзне кулланганнар әле. Хэерле булсын!

Менә шулай итеп районыбызның Ары ягы - Каенсар, Әйшияз, Түбән Көек, Ю. Көек, Киме һәм Дусым авыллары мәдәният хезмәткәрләре кунак җыеп, кунакка йөрешеп, авыл тамашачысының, үзләренең дә күңелләрен күтәрәләр.

Билет бәясе дә кыйбат тугел, 50 сум гына. Шундый концерт-тамашалар 22 октябрьдә - Каенсар, 23 октябрьдә - Ары мәдәният клубларында булды. 26 октябрьдә Түбән Көек мәдәният йортында булачак.

Концертның әйбәтлеген әйтеп язып торасы юк инде, чөнки ничә авылның каймагы - сәхнәдә. Тамашачылар да тикмәгә яратып йөрмиләрдер, "Бик яратып карыйбыз, ничек уйлап тапканнар, кыйбат та түгел..." -кызып-кызып әнә шулай сөйләшә тамашачылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев