Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мәдәният хезмәткәрләре мәдәният елында аттестация үттеләр

Район үзәк китапханәсендә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, китапханә, клуб хезмәткәрләре үз өлкәләренә кагылышлы сораулар буенча имтихан тотты. Алдагы көнне комиссия алдында китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясаса, бүген мәдәният йорты мөдирләре аттестацион комиссия каршына басты. Районның 55ләп мәдәният хезмәткәре үз эшенә нәтиҗә ясап, тиешле бәяне алды. Комиссия составында мәдәният бүлеге мөдире Азат...

Район үзәк китапханәсендә авыл мәдәният йортлары мөдирләре, китапханә, клуб хезмәткәрләре үз өлкәләренә кагылышлы сораулар буенча имтихан тотты. Алдагы көнне комиссия алдында китапханә хезмәткәрләре чыгыш ясаса, бүген мәдәният йорты мөдирләре аттестацион комиссия каршына басты. Районның 55ләп мәдәният хезмәткәре үз эшенә нәтиҗә ясап, тиешле бәяне алды. Комиссия составында мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов, кадрлар бүлеге җитәкчесе Резеда Гәләветдинова, район советы вәкиле Гөлнара Гәләветдинова катнашты. Мондый аттестацияләү бу өлкәдә өч елга бер мәртәбә үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев