Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә: мәктәп каршында – табигать почмагы

Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы һәм республиканың Министрлар Кабинеты карары нигезендә бердәм Урман утырту көне уздырылды. Акциягә районыбыз халкы да теләп кушылды.

Яңгыр сибәләп торса да, "Ашыт" заказнигы хезмәткәрләре, Арчада яшәүче Рамил Сабиров һәм Рәшит Әхмәтҗанов иртәдән үк редакциябезгә килделәр. Максатлары изге.

- Түбән Көек мәктәбенә барабыз, укучылар белән бергә агачлар утыртабыз, - диделәр.

Мондый вакыйгадан читтә калып буламы соң, яңгыр түгел, буран чыкса да барабыз. Агач утырту чараларының берсеннән дә калганыбыз юк, "Әтнә таңы"нда эшләүчеләр "сулыш өргән" агачлар саны гаять күп булды инде. Түбән Көеккә дә теләп бардык.

Һәрвакыттагыча, һәртөрле экологик чараларда, шул исәптән агач утыртуда да башлап йөрүче - мәктәпнең биология фәне укытучысы Флера Шакирова булды. Чарада Х сыйныф укучылары да катнаштылар...

(Мәкаләне тулысы белән газетада укый аласыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев