Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мәктәп укучылары агач утырттылар

Күңгәр укучылары "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов Әтнә халкының күпчелегенә яхшы таныш. Хәер, үзләре дә бик күп әтнәле белән якыннан таныш. Күңгәр мәктәбенә кергәч тә укытучыларның әле берсе, әле икенчесе белән әңгәмә кордылар. Дөрестән...

Күңгәр укучылары "Ашыт" сакланышы хезмәткәрләре белән бергә мәктәп территориясендә чыршы, нарат, юкә агачлары утырттылар. "Ашыт" сакланышы җитәкчесе Рамил Сабиров һәм инспекторы Рәшит Әхмәтҗанов Әтнә халкының күпчелегенә яхшы таныш. Хәер, үзләре дә бик күп әтнәле белән якыннан таныш. Күңгәр мәктәбенә кергәч тә укытучыларның әле берсе, әле икенчесе белән әңгәмә кордылар. Дөрестән дә, үзләре әйткәнчә авылдашлык, яисә, "экологик интерес"лар уртаклыгы гынадырмы бу?.. Ә менә мәгариф бүлеге каршына килеп туктап, машина кузовын ачып җибәрүгә, аларны мәгариф хезмәткәрләре чолгап алды. Арбада 1500ләп агач үсентесе кырын ята иде. Мәктәпләрнең һәрберсе аларны бүлешеп, алып кайтып китте. Ә күп өлеше "Ашыт" хезмәткәрләре белән бергә Күңгәр мәктәбенә юл алды. Мин дә аларга иярдем. Биредә, семинарга әзерләнгән документларын читкә куеп, мәктәп директоры Наил Габидуллин каршы алды һәм VIII, X сыйныф укучылары белән бергә агач утыртырга чыкты. Һәр күренештән ямь табарга кирәк, диләр бит. Мин монда икене үк таптым: агач утырту үзе бер гүзәллек саналса, укучылар арасында газетабыз хәбәрчеләре - Алия Гайнетдинова һәм Рәзилә Газизованы күреп тагын бер куандым. Күңгәр мәктәбенең җире зур мәйданнар били, әле монда гаять күп агач үсентеләре утыртырга була. Боларының тамырлары ныклап берексен дә, югарыда телгә алган кызлар журналистлар булып үзебезгә әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев