Әтнә таңы

Әтнәдә мәктәп яңарды

Яңарган мәктәп укучыларны кабул итте Яңа уку елы башланып китте. Белем бәйрәмен районыбызның ике мәктәбе капиталь ремонттан соң, яңарып, матурланып укучыларын кабул итте. Беренче сентябрь укучылар һәм укытучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә зур тантана. Быел ул бигрәк тә шатлыклы, чөнки балаларыбыз ремонттан соң яшәреп киткән мәктәпкә аяк бастылар....

Яңарган мәктәп укучыларны кабул итте

Яңа уку елы башланып китте. Белем бәйрәмен районыбызның ике мәктәбе капиталь ремонттан соң, яңарып, матурланып укучыларын кабул итте.

Беренче сентябрь укучылар һәм укытучылар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә зур тантана. Быел ул бигрәк тә шатлыклы, чөнки балаларыбыз ремонттан соң яшәреп киткән мәктәпкә аяк бастылар. Олы Мәңгәр урта мәктәбе турында сүзем. Тышкы ягыннан ук нур чәчеп торган туган мәктәбемнең шулай матурлануы бик зур сөенеч, әлбәттә.

Балалар да, укытучылар да бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр.Чараны мәктәпкә күптән түгел генә директор итеп билгеләнгән Ленар Гарипов башлап җибәрде. Белем бәйрәменә багышланган бәйрәмдә шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Нуриев, "Мәнгәр" җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Айдар Шәрипов, җирле үзидарә рәисе Вазыйх Хисматуллин, авыл имамы Илдар Хисмәтуллин катнашты һәм чыгыш ясады.

Өлкәннәр үзләренең чыгышларында укучыларны белем көне белән котладылар, тырышып укуларын, тәрбияле балалар булып үсүләрен теләделәр.Шунысын да әйтергә кирәк, "Мәңгәр" күмәк хуңалыгы кәп еллардан бирле мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши. Быел да хуҗалык рәисе Айдар Шәрипов мәктәпкә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде.

Мәктәпне ремонтлау өчен барысы 18 миллион акча бүленеп бирелгән. Мәктәп белән бергә ике группага исәпләнгән балалар бакчасы да тиздән ачылырга тиеш. Биредә ремонт эшләре тәмамланган, кровать һәм мебельләр кайтуны гына көтәләр. Әлеге масштаблы эшләр республика лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән кабул ителгән программаларның тормышка ашырылып килүенең бер чагылышы. Билгеле, район хакимияте дә, җирле җитәкчелекнең дә мәктәпнең шулай матурлануында өлеше зур.

Олы Мәңгәр мәктәбендә барлыгы 81 бала укыячак. Унберенче сыйныфны өч укучы тәмамлый. Беренче сыйныфка исә тугыз бала аяк басты. Тәҗрибәле педагог, күп еллар башлангыч укытучысы булып эшләгән, соңгы елларда мәктәпне җитәкләгән Зөлфия Муллагалиева кабул итеп алды сабыйларны. Нәниләргә күмәк хуҗалык һәм шулай ук авыл мәхәлләсе исеменнән мәктәп-кирәк яраклары тутырылган күчтәнәч пакетлар тапшырылды.

Реклама


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: