Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мәктәпләрдә капиталь ремонт бара

Президентыбыз тарафыннан кабул ителгән махсус программа нигезендә мәктәпләрдә ренмонт эшләре дәвам итә. Олы Мәңгәр мәктәбе 1984 елда төзелгән иде. Ул чакта иске агач мәктәптән соң, шушы зур якты мәктәпкә күчү безнең өчен зур шатлык булды. Кызганыч, агач мәктәп берничә ел элек сүтелде. Аның диварлары безгә хәтле укыганнар өчен якты бер...

Президентыбыз тарафыннан кабул ителгән махсус программа нигезендә мәктәпләрдә ренмонт эшләре дәвам итә. Олы Мәңгәр мәктәбе 1984 елда төзелгән иде. Ул чакта иске агач мәктәптән соң, шушы зур якты мәктәпкә күчү безнең өчен зур шатлык булды. Кызганыч, агач мәктәп берничә ел элек сүтелде. Аның диварлары безгә хәтле укыганнар өчен якты бер истәлек кенә булып калды. Менә шул ул чактагы яңа мәктәп тә еллар дәвамында әллә ни хәтле үзгәрешләр кичерде инде. Соңгы елларда тәрәзә, ишекләре алыштырылды, җылы бәдрәфләр булдырылды. Быелның февраль аенда исә биредә капиталь ремонт башланып китте. Ремонтның подрядчигы - Арча МСО сы. Мәктәпнең стеналарын өр-яңадан штукатуркалыйлар. Идәннәр дә яңа булачак. Зуррак сыйныф бүлмәләрен икегә бүләләр. Мәктәпнең беренче этажында бары ике генә кабинет калдырылган. Ни өчен дигәндә, биредә балалар бакчасын да яңабаштан төзү эшләре бара. Бакча ике группалы булачак. Якты , иркен бүлмәләр, йокы бүлмәсе, юыну бүлмәләре, чишенү өчен аерым бүлмә... Саный китсәң, бик күп алар. Монда да эшлисе эшләр җитәрлек. Идәннәренә линолеум җәясе, унитазлар урнаштырасы бар. Элеккеге балалар бакчасы бүлмәләрендә музей белән технология кабинеты эшләргә уйлыйлар. Билгеле, анда да яңартулар булачак. Музей бүлмәсенә икенче этаждан китапханә төшәр дип көтелә. Гомумән, яңа уку елында укырга килүче балаларны мәктәп яңа йөзе белән каршы алачак. - Бүгенге көндә мәктәптә ике бригада эшли. Аларның берсе - штукатур маляр эшләрен башкаручы хатын-кызлар, икенчесе - төзүче ир-атлар. Үзебезнең укытучылар да читтән калмый, алар җыештыру эшләрендә катнаша, - ди мәктәп директоры Зөлфия Муллагалиева. 1 сентябрьдә Олы Мәңгәр мәктәбенә 82 укучы аяк басачак. Шуларның 9 ы - беренче сыйныфка бара. Балалар бакчасына йөреп торган егерме бала ( бигрәк тә аларның әти-әниләре) түземсезлек белән ачылганын көтсә, район мәгариф бүлегендә тагын 23 ләп баланың гаризасы бар. Димәк, авылда киләчәккә өмет бар әле. Ремонт эшләрен исән-сау башкарып чыгып, укучыларга да, укытучы-тәрбиячеләргә дә уку-тәрбия эшләрендә уңышлар гына телисе кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев