Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мөлаем әби яши

Төрекләр авылында яшәүче Мөршидә апа Зарипова 13 ноябрь көнне 90 яшен каршылады.

Аны олы бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наил Сибгатов, ветераннар советы рәисе Мингазиз Зиннәтов, "Шахтер" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әнәс Хәкимов, Комыргуҗа авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Зиннәтуллин, җирле ветераннар советы җитәкчесе Гөлсинә Мөхәммәтҗанова котлады. Бәйрәм уңаеннан туган нигезгә юбилярның балалары җыелган. Шунысы кызыклы факт, әбекәйнең 12 оныгы һәм шулкадәр үк оныкчыгы да бар.

Хәтере бик яхшы әбекәйнең, элеккеләрне бик яхшы хәтерли. Заманында җәмәгате утырткан, хуҗалык идарәсе каршындагы агачларга кадәр искә алды. Көлдереп тә алды. Бер улының Комыргуҗада яшәвенә горурлана башлагач, кызы: "Әни, синеке түгел, анысы - минем улым", - дип куйды. Баланың баласы балдан татлы булуның мисалы бу. Өлкәннәрнең: "Оныгымны баламнан да ныграк яратам", - диюен ишетмәгән кеше юктыр.

"Шахтер" директорын да бик якын итә. Шулай булмый ни, җитәкче бертуганының улы. Аңа берөзлексез телефоннан шалтыратып торулары гадәти хәл. Моны юбиляр әби дә яхшы белә, күрәсең - өйгә керүгә үк "теге әйберне сүндереп торуын" сорады.

Еш кына: "Хәтере - яхшы, акылы - аек", дип гаҗәпләнәбез. Шөкер, күз тимәсен үзенә, менә шундый ул Төрекләрдә гомер итүче әбекәй. "Исегездә калган иң күңелле көнегезне хәтерләмисезме?" - дип сорадым аннан. Үзем, сугыш беткән көнне яки берәр күңелле вакыйга сөйләр дип көттем. Ә ул: "Балаларым туган көннәр иң күңеллеләре булды", - дип ярып салды. Алты бала тәрбияләгән ана сүзләре бу!

Язсаң, юбиляр белән бәйле истәлекләр гаять күп. Менә аларын газетадан укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев