Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мониторинг дәвам итә

Грипп, сулыш юллары авыртулары белән чирләүчеләр күбәя башлагач, район үзәк больницасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мониторинг алып барганлыгын хәбәр иткән идек, карантинга ябылучы мәктәп тә булды. Бүгенге көндә Олды Әтнә балалар бакчасына йөрүче балалар күпләп сулыш юлы авыруларыннан интегә. «Бер группа карантинга ябылды, калганнарын күзәтеп торабыз. Педиатрыбыз Нәкыя Нургали кызы үзенең...

Грипп, сулыш юллары авыртулары белән чирләүчеләр күбәя башлагач, район үзәк больницасы, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре мониторинг алып барганлыгын хәбәр иткән идек, карантинга ябылучы мәктәп тә булды. Бүгенге көндә Олды Әтнә балалар бакчасына йөрүче балалар күпләп сулыш юлы авыруларыннан интегә. "Бер группа карантинга ябылды, калганнарын күзәтеп торабыз. Педиатрыбыз Нәкыя Нургали кызы үзенең бригадасы белән авылларда йөри. Балигъ булмаган балаларны диспансерлаштыру дигән программа да бар, ул ике этапта үтә. Менә шул чара барышында безнең җирлектә яшәүче балаларның безнең больницага беркетелмәгәнлеге ачыкланды. Үзебез дә аптырыйбыз, моңа замана технологияләре сәбәптерме, шуңа күрә әти-әниләр, үзегезнең балагызның беркетелгәнме, беркетелмәгәнме икәнлеге белән кызыксыныгыз әле, беркетелмәгән булса, больницада махсус формасы бар, килеп тутырасыз, мин кул куям", - дип игътибарлы булырга чакыра баш табиб Азат Харис улы Гарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев