Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мөрәҗәгатьләр җавапсыз калырга тиеш түгел

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдыру - кеше борчуына битарафлык күрсәтү Татарстан прокуроры кушуы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы федераль законның Әтнә районы муниципаль берәмлекләрендә үтәлеше тикшерелде. Федераль законның 59 санлы " Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатен карау тәртибе турында"гы 13 маддәсе таләпләре нигезендә, җирле үзидарә органнарында гражданнарны шәхси кабул итү җитәкче...

Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен җавапсыз калдыру - кеше борчуына битарафлык күрсәтү

Татарстан прокуроры кушуы буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы федераль законның Әтнә районы муниципаль берәмлекләрендә үтәлеше тикшерелде. Федераль законның 59 санлы " Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатен карау тәртибе турында"гы 13 маддәсе таләпләре нигезендә, җирле үзидарә органнарында гражданнарны шәхси кабул итү җитәкче яки вәкаләтле зат тарафыннан башкарылырга тиеш. Телдән мөрәҗәгать гражданның шәхси кабул итү карточкасына теркәлә. Телдән мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар күз алдында булса һәм өстәмә тикшерү таләп итмәсә, мөрәҗәгатькә җавап шәхси кабул итү барышында гражданинның рөхсәте белән телдән бирелергә мөмкин. Бу хакта шулай ук гражданинның шәхси карточкасына да теркәлә. Бүтән очракларда мөрәҗәгатьтә бирелгән сораулар буенча җавап язмача бирелә.

Тикшерү барышында түбәндәге закон бозу очраклары ачыкланган: гражданнарның мөрәҗәгатьләре теркәлеп бармый, шәхси кабул итү карточкалары булдырылмаган һәм тутырылмый, кабул итү урыны турында, шулай ук аның көннәре һәм сәгатьләре турында мәгълүмат җиткерелми. Телдән мөрәҗәгатьләр һәм аларга язмача җавапларның теркәлмәве җирле органнарның эшен аклауга соңгы хокукны да юкка чыгара.

Район прокуратурасы тарафыннан узган тикшерү барышында биш җирлек башлыгына административ эш ачылды. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы закон таләпләрен бозу буенча күрсәтмәләр кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев